erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кошларга бергә ярдәм итик!

Экологик проблеманың глобаль булуы, үзебез яшәгән җирлектә, тирәлектә чагылуы, безне, балалар бакчасы тәрбиячеләрен, битараф калдырмый һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән төрле төрдәге эшчәнлеккә этәрә.

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан “Васильев Божа балалар бакчасы”  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә күпкырлы эш алып барыла.

Салкын кыш - барлык тереклек өчен дә сынау вакыты дияргә мөмкин. Чөнки ачы җил-бураннар, ризык таба алмау кошларның, җәнлекләрнең хәлләрен тагын да авырайта. Һәм без, кешеләр, аларга бу вакытта көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тиеш.

Кышын кошларга җимлек, язын сыерчык оялары ясау акцияләре бакчабызда матур традициягә әверелде. Быел да, салкын кыш килер алдыннан әти-әниләр белән берлектә оештырылган “Кошлар ашханәсе” бәйгесенең нәтиҗәсе итеп, бакчабызда “Югалган җимлек эзеннән” дип исемләнгән квест-уен үткәрелде. Чара барышында балалар безнең якларда кышлаучы кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, кисмә рәсемнәр җыйдылар һәм башка төрле кызыклы биремнәр үтәп, җимлекнең өлешләрен таптылар. Өлешләрдән балалар җимлек ясадылар, кошларга нәрсәләр ашатырга яраганлыгын искә төшерделәр һәм әзер җимлекләрне балалар бакчасы территориясендәге агачларга элделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чарага  кунак буларак Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Шәймуллина Алия Ринат кызы чакырылды. Кунаклар үткәрелгән шөгельгә югары бәя биреп, балаларга кошларны саклау һәм кышын ярдәм итү буенча үзләренең нәсыйхәтләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырдылар.

Тәрбиячеләр Сабирова Ләйсән Наил кызы, Сабирова Резедә Әгъзәм кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X