erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Күбәләк» балалар бакчасында «Көзге ярминкә» оештырылды

12 октябрьдә Арчаның 11 нче номерлы «Күбәләк» балалар бакчасында «Көзге ярминкә» оештырылды.

Көннәр матур булуыннан файдаланып ярминкә урамда оештырылды.Бу бик уңайлы булды, чөнки сине бакчаның капкасыннан керүгә матур музыка,төрле милләт киеменнән киенгән әниләр,тәмле коймак,чәй исе каршы ала. Ә якынрак килсәң, киштәләрдәге әйберләрнең төрлелеге күзне камаштыра.Киштәләр көзге яфраклар,чәчәкләр белән бизәлгән.Һәр туркем үзенчәлекле! Ә киштәләрдә ни генә юк: үз бакчаларында үскән яшелчә дисеңме,кышка ясалган салатлар,компот,вареньелар,пешкән чәк-чәк,кош телләре,хәтта кул эшләмәләре дә бар.Болар бар да әти-әниләр ярдәме белән оештырылган.

Килгән һәрбер кеше коймак һәм чәй белән сыйланмыйча китмәде.Бәйрәм бик күңелле,истә калырлык булды.Һәркем үзе теләгән әйберен арзан бәядән ала алды.

Бу ярминкәне оештыруда ярдәм иткән барлык әти- әниләргә зур рәхмәтебезне белдереп калабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коллектив исеменнән мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Әсхәдуллина Айгөл Гәрәфетдин кызы

һәм Хәбибуллина Резеда Ирек кызы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X