erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күпербашта узган әдәби-музыкаль бәйгедә өлкәннәр катнашты

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Бүген авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр өчен матур чара «Гомер көзен алтын төсле,диләр...»исемле әдәби-музыкаль бәйге уздырдык

Гомер көзен алтын белән чагыштыру юкка түгелдер. Алтын мәңгелек, тутыкмас әйбер булган кебек, тормыш тәҗрибәсен, кешелекнең иң матур сыйфатларын туплаган бу чор да тутыкмас һәм саекмас хәзинәгә бай чор. Халкыбызның иң кыйммәтле байлыгы-мәдәни мирасы кеше гомеренең шушы өлешендә иң матур,әһәмиятле урын ала,бик кадерле ядкарь булып киләчәк буыннарга тапшырыла.

Чарабызда яңгыраган шигырьләр,шигъри теләкләр, мәкаль-әйтемнәр,ретро һәм халык җырлары әйтелгәннәрнең исбатланган дәлиле булды.Катнашучылар да,тамашачылар да бик кәнәгать калды.Бәйрәмнәр котлы булсын. Шушы матур,мул заманага керткән өлешләре барәбәренә өлкәннәребезнең гомерләренең һәр көне бәйрәмгә әверелсен!Фотолар: https://vk.com/kuperbash.kuper

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпербаш мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X