erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күпне күргән Фөягөл әбиебез

Озын гомерле әби-бабайлар авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Аларнын балачаклары булмаган да диярлек, Чөнки алар сугыш чоры балалары, ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә күз очрашканнар, тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә алар сынмый-сыгылмый, яшәүләрен дәвам итә, ә күңелләрен дә бер генә теләк: тормышлар тыныч булсын!!!

Көз айларының иң күркәм бәйрәме - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан яраткан, хөрмәтле әбиебез, Гаптуллаҗанова Фаягөл Садри кызы турында язып утәсе килә. Туган бишеге, үсмер чаклары матурлыгы белән мәгьлум булган Кесмәс елгасы буена сыенып утырган сихри табигатьле Арча районының Иске Масра авылында узган.
Туган авылым Иске Масра
Данын киткэн еракка.
Безнен якларын курергә
Кайтыгыз бер кунакка.

Бүгенгәчә әбиебез шунда гомер кичерә. Җәйге матур көннәрнен берсендә, кояшлы, ямьле, бар табигать яшеллеккә төренгән мизгелендә 1931 елнын 1 июлендә дөньяга килә безнең әби. Үткән тормышы турында сөйләргэ ярата, бар да истә, бар да хәтерендә аның. Без аның сөйләгәннәрен яратып, сокланып тыңлыйбыз. Балачактан әбиебез купне кургән, куп кичергән.Бабай белән тормыш корып, гомер сукмакларын уткән. 2 бала тәрбиялэп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бабаебызның якты дөньядан китүенә дә быел биш ел булды. Мина әти-әнием ягыннан бабай дип дәшү насыйп булмады. Аллага шөкер, килен булып килгәч, аз гына вакыт булса да, рәхәтләнеп бабай дип әйттем.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәхмәт, әби!! Сине күрү шатлык
Беркайчан да авыру белмә син.
Саф кунел ул картаюны тоймый
Йөзләренне кояш бизэсен.
Сау-сәламәт булып кына торчы
Барыбыздан сиңа бу теләк.
Сиңа тиңләшерлек җан иясе
Жир йөзендә калды бик сирәк.

Алсу  Гаптуллаҗанова, Биектау районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X