erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күршеләребез белән горурланам

Илмира һәм Хәниф Әхмәтовлар гаиләсе безнең өчен күршеләр генә түгел, туганнарыбыз кебек якын, гаиләбездәге барлык вакыйгаларның шаһитлары

Хәниф белән мин үзем ярты гасыр элек таныштым. Кичке якта урамга чыксам, күрше Марат абыйлар капка төбендә җыйнак кына бер малай утын яра. Үземнең гадәтем буенча, янына бардым, исәнләштем, сөйләшеп киттек. Җәйге каникулга кунакка кайткан булып чыкты. Марат абыйның иптәше Бибинур апаның Носыдагы энесе Хәлил абыйның уллары икән. Ул вакытта без икебез дә бала гына, үземнең бер яшькә олырак икәнемне белгәч, утын яру буенча киңәшләр дә бирдем әле. Дуслаштык, каникул вакытларында аралаша торган булдык. 
Бер-ике елдан ул Кенәргә укырга килде, 10нчы сыйныфны Яңа Кенәр урта мәктәбендә тәмамлады. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, гаилә традицияләрен дәвам итеп, Казан педагогия институтына укырга керде. Гомерлек тормыш иптәше Илмира белән дә студент елларында танышып, матур итеп гаилә кордылар. 

Хәниф, гаиләдәге олы бала буларак, авыл тормышына кагылышлы барлык һөнәрләрне үзләштергән тырыш егет булып чыкты. Күрше буларак, миңа да кереп булыша иде. Шушы ярдәмчеллеге аны гомере буе озата барды. Нинди генә хәл килеп тууга карамастан, ул беркайчан да читтә калмый, киресенчә, җаваплылыкны үз өстенә алып булыша, оештыра, башлаган эшен ахырына җиткерә. 

Авылыбызның күптәнге хыялы – иң кирәкле оешманы, янгын сүндерү бүлеген булдыру иде. Бу мөмкинлек килеп тугач, Хәниф ул эшне башлап йөрде. Финанс һәм башка мөмкинлекләр чикләнгән булу сәбәпле, яңа бина төзеп булмады. Шуңа карамастан, Хәниф больницадан бушаган йогышлы авырулар бүлеге бинасын яраклаштырып, янгын сүндерү бүлеген ачуны оештырды. “Яраклаштырып”, дип әйтү генә җиңел. Хәниф аның өчен яңа бина төзегән хәтле хезмәт куйды. Төрле юллар белән машиналар кайтартты, искеләрен төзекләндерде, ышанычлы егетләрдән торган әзерлекле коллектив туплады. Оешманың районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы урыннарда баруы очраклы гына хәл түгел, көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 

Хәниф белән Илмира берникадәр вакыт Әтнә мәктәбендә эшләделәр. Аннан соң Яңа Кенәр мәктәбендә укыта башладылар. Илмира хәзерге көндә директор урынбасары вазыйфасын башкара.
Бу тырыш гаиләнең Яңа Кенәрдә төпләнеп калуының да җитди сәбәпләре бар. Эш шунда ки, алар торган нигезнең элеккеге хуҗалары Марат абый белән Бибинур апа олыгайгач, караучылары булмау сәбәпле, Хәниф белән Илмираның үзләре белән яшәп калуларын сорыйлар. Алар озак еллар бер гаилә булып бик килешеп яшәп, хуҗаларның бакыйлыкка күчәр вакытлары җиткәнче тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар.

Әхмәтовлар гаиләсенә хас сыйфатлар – тырышлык, башкаларга карата ихтирам һәм игътибар. Иртәнге алты тулганчы алар инде бакчада, кич караңгы төшкәч тә тагын нидер эшләп йөриләр. Хәниф бик ярдәмчел кеше. Кем генә ярдәм-киңәш сораса да, кире бормый. Беркем белән дә тавышланышып йөрми. Шул ук вакытта әйтәсе сүзен туры итеп, гадел итеп әйтә. Шуңа да аны һәркем хөрмәт итә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авылыбыздагы бер генә мәдәни һәм спорт чарасы да Хәнифтән башка узмый. Ул аларны оештыручы да, алып баручы да. Авылыбыз Сабантуйларын, спорт ярышларын ел да югары дәрәҗәдә алып бара ул. 
Хәниф белән Илмира бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр. Алсу белән Алмаз икесе дә югары белем алып, тормышта үз урыннарын таптылар. Бәхетле бабай белән әби бүген оныклар сөеп яши. 

16 июньдә Хәнифкә 60 яшь тулды. Гаиләбез исеменнән Хәнифне чын күңелдән олы юбилее белән котлыйм. Илмира белән икесенә дә сәламәтлек, бәхетле тигез озын гомер телим. Без шундый күршеләребез булуы белән горурланабыз.
Рүзәл Мортазин, Яңа Кенәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X