erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Күршеләрнең ни хәлләре бар?»

Бездән ерак түгел генә Ташчишмә авылы бар, Әтнә районына керә ул.

Без терәлеп кенә торсак та, әле алай якыннан танышып, карап, кызыксынып йөргәнебез юк иде. Авылның зав.клубы Илсия ханым, безне кунакка чакырып, Ташчишмә авылы тарихы белән якыннан таныштырды.

Иң элек авыл башында матур итеп яшеллек арасыннан елмаеп торучы балалар бакчасы каршы алды. Безнең сәяхәтебез шуннан башланып китте дә инде. Авыл клубы, янында гына сугышта ятып калган авылдашларына диеп куелган, исемнәре язылган обелиск, балалар майданчыгы, көн саен азан тавышы килеп торучы мәһабәтле бина-мәчете, аның янында гына зәвык белән ясалган, тирә ягы чәчәкләргә күмелгән чишмәсе, берсеннән-берсе матур йортлары белән җәлеп итте бу Ташчишмә авылы безне.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барысын да карап, танышып, Илсия ханымны матур итеп сөйләүләренә сокланып, рәхмәтләр әйтеп үз ягыбызга кузгалдык. Бергә булыйк,бердәм булыйк,шулай дуслык күперләрен өзмичә матур яшик, алдагы көндә аларны үзебезнең Мәрҗәни ягында көтеп калабыз. #Ташкичусдк

Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X