Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кышкы озын кичләрдә...

    Арчадан Халидә Фәйзрахманова нинди эчтәлекле, матур шигырьләр язган.

    КИМЕРМӘ

    Кич бакчага куян килгән,
    Кылыйлап нидер күзли.
    Кар өстеннән сикерә-сикерә,
    Алма агачын эзли.

    - Өйгә кер, әйдә, курыкма,
    Ашатырмын - тилмермә!
    Үлмәсен, җимеш бирсеннәр,
    Агачларны кимермә!

     

    Реклама


    КҮК МАМЫГЫ

    Әй, ак болыт, йомшак болыт,
    Төш әле учка минем.
    Күпләп төшәргә уйласаң,
    Кун түбәсенә өйнең.

    Яңгыр кирәк булган саен
    Тотарбыз азлап алып.
    Су сибүдән котылырбыз,
    Көн саен арып-талып.

    - Түгелмен яңгыр болыты,
    Күк мамыгы мин - келәм.
    Шулай да, мөһим эшем бар:
    Күләгә ясый беләм.

    Халидә Фәйзрахманова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: