Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күз яшьләре бүтән таммасын

            ...1941 нче елның сандугачлы аяз июнь иртәсе минем туган авылыма да кайгы-хәсрәт алып килә.  

      

            Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта аз белгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышы чорында  күргәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык. Кызганычка каршы, безнең авылда бер генә сугыш ветераны исән-сау. Алар турында күп  мәгълүмат тупланган,  ә менә сугыш чорында балалар ничек яшәгән соң? Ничектер алар турында бик  аз язылган, материаллар юк дәрәҗәсендә.  Менә шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан, мин сугыш чоры баласы –Сикертән авылында гомер кичерүче  Хөсәинова Рая апа янына килдем. Рая апа - ул бик ачык, киң күңелле. Без аның белән бергәләп балачагын, үткән тормышын барладык.

              Миңа табигатьнең чәчәкле җәе дә, карлы-буранлы кышы да, алтын көзе дә, гөрләвекле язы да ошый. Тик шулай да язның май аен аеруча көтеп алам мин. Чөнки май аенда миллионлаган корбаннар бәрабәренә яулап алынган  Бөек Җиңү бәйрәме була,- ди Рая апа.

           ...1940 нче елның 25 нче ноябрендә гади колхозчы Әсхәпҗамал һәм Фәйзрахман гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Аңа Рая дип исем кушалар. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе сугышка китә. Озакламый  әтисе артыннан  тагын әтисенең  3 туганы сугышка китә, ләкин берсе дә туган якларына  әйләнеп кайтмый. Рая апа әнисе белән генә гомер итә.

             -Сеңлем, мин үземнән бигрәк  гел әнине кызгана идем. Бригадирның койма өстеннән: “Әйдә Әсхапҗамал, бүген тагын эскерт казырга!”- диеп эшкә чакырганда, йөрәгем аеруча  нык авырта иде. Авылдашларның: “Үзең бер бәхетсез, кызыңны да бәхетсез итәсең дигәннәре әле дә истә. Көннең нинди вакыты булуына карамастан,  гел кырда эшләүләр хатын-кыз өчен аеруча кыен. Әнием  тырышлыгы белән  аерылып торды. Сыерыбыз бар иде . Аллага шөкер, шуңа күрә тамак тук булды, җылы сөттән авыз өзелмәде. Шулай да налогларны күп түли идек инде. Авылда Шәрәф һәм Газизә апаларга бар авыл халкы сепарат аертырга килә иде. Ит, сөт, йомырка, май налогларын күп түләдек, күп вакыт үзебезгә калмый да иде. Сугыш-сугыш инде, авылда калган кешегә дә фронттагыдан ким эшләргә туры килмәде.

               Яу кыры синнән рәхим-шәфкать сорап тормый. Авылыбызга кайгы китерүче конвертлар килә башлый. Күпме аналарның күз яшьләре түгелә.  Балалар ятим кала, аларның моңсу йөзләре, алда ни булыр тагы дип, секунд саен типкән яралы йөрәкләре ничек чыдады икән? Бу елларда авылда “кара кәгазь” килмәгән йорт калмагандыр. Рая апаның әтисе дә сугышта хәбәрсез югала. Чын-чынлап әтисез тормыш башлана...

         Бүген минем каршымда  - батырлык һәм шул ук вакытта тыйнаклык үрнәге дә, тырышлык һәм сабырлык, тәвәккәллек һәм зирәклек сыйфатларына ия булган Рая апа. Аның белән истәлекләр барлыйбыз.

            - Сугыш бетеп кенә тормышлар җиңеләймәде шул, авырлыклар алда да күп булды. Иптәш кызларым Садия, Сәмияләр белән уку кирәк-яраклары алыр өчен, йомырка-майны ” Чүриле “ базарына алып менеп сата идек. Боз өстеннән дә, кар ерып та җәяү йөргәннәр әле дә истә. Ә иң үзәккә үтеп калганы уфалла арбасы белән  “Янтыкка” утынга менүләр. ”Егерме алты” да урман кисәләр иде, без шундагы ботакларны җыеп алып төшә идек. Кечкенә куллар белән  ботакларны  бәйли алмый газапландык. Аны тартып төшүләр әле дә истә. Ул вакыттагы авырлыклар беркайчан да онытылмый инде алар. Басуларда чүп утаулар, амбарда ашлык чистартулар, бигрәк тә кукуруз чүбен утаулар истә калган. Заманасы шундый ул вакытта беркемгә дә җиңел булмады. Ул вакытта кеше дә бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып тора иде.

                   Мәктәптә Рая апа бик яхшы укый, уку алдынгысы була. Укуын тагын да дәвам итәр иде, мөмкинчелек булмый. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә килә. Шуннан фермада сыер савучы булып эшли башлый. “Хезмәт юлым фермада үтте. Тырышып хезмәт иттек, мактау тактасыннан төшмәдек, алдынгылыкны  бирмәдек. Тормыш иптәшем Тимершәех белән 4 бала тәрбияләп үстердек. Иптәшем дә акыллы кеше булды. Эшләдек тә, эшләдек инде, кызым. Бала  хәсрәте  дә  күрергә туры килә әле аларга. Боларны сөйләгәндә, күз яшьләрен тыеп торып буламы соң?  Барсына да чыдый ана йөрәге. Нишлисең тормыш дәвам итә.

               Бер улы - Илдус абый- Әфганистанда хезмәт итә. Шөкер, исән-сау әйләнеп кайтып, әти–әнисен куандыра, ә бит ул бер дә зарланып хатлар язмый. “Мин Монголиядә хезмәт итәм”- дип яза хатларында. “Хатларын ничек җибәрә алды икән соң ул?”-  дип сорашам. “Айга бер Россия чикләренә чыгарга рөхсәт ителгән. Аларны  шуннан җибәргән инде ул”,-  ди.

          Менә бит яшьләргә үрнәк. “Бүгенге көндә улым үз тормышы белән Төрнәле авылында гомер итә. 8 оныгым, 3 оныкчыгым бар”,- дип куана Рая апа. Хәзерге көндә  иптәшем Тимершәех, улым һәм киленем тәрбиясендә туган авылымда гомер кичерәм.  Картлык көннәрем рәхәт, тыныч тормышта үтә, нәрсә киясем килсә шул, нәрсә ашыйсым килсә шул бар. Һәр дога кылган саен, без күргән авырлыкларны балаларыма, оныкларыма, беркемгә дә күрергә язмасын дип телим. Илебез күкләре тыныч булсын, сугыш утлары кабынмасын, сабыйлар ятим булмасын, ачлыктан, ялангачлыктан Ходай сакласын.

     

     

                                                                                                               Гөлфирә Зарипова.

                                                            Арча районы,Гөберчәк авыл китапханәсе мөдире.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: