erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Әлифба музеенда очрашу

Сәләй Вагыйзов укучылары шигырь яза.

Шигъри орлыклар

      Олуг  әлифбачы  Сәләй  Вагыйзов галим  генә  түгел,  шагыйрь  дә була.  Аның  берничә  шигырь  китабы    басылып  чыга.  Үзенең  шәкертләренә  ул  шигърият  турында  сөйли,  шигырьләрен  укып    күрсәтә.  Әдәби  түгәрәк  алып  барып  үз  артыннан  укучыларын  да  ияртә.  Гаҗәп  түгел,  Сәләй  Гататдин  улыннан  белем  алучыларның  күбесе,  каләм  тибрәтеп,  шагыйрьгә  әвереләләр.  Шундыйлардан  берсе – Россия  Федерациясе  мәгарифенең  Мактаулы  хезмәткәре  Миннемуллина  Наилә  Динулла  кызы.

      Бу  көннәрдә  Наилә  Миннемуллинаның  өченче  китабы  дөнья  күрде.  “Яшәеш  бизәкләре”  дип  атала  ул.  Икенче  китабы – “Хатирәләр  чаткысы”,  беренче  китабы – “Күчтәнәчем  иң  якыннарга”.  Бу  җыентыкларга  төрле  елларда  язылган  лирик  шигырьләр,  рифмалаштырылган  сценарийлар,  юбилей  уңаеннан  котлаулар  тупланган.  Наилә  Динулловнаның  татар  һәм  рус  телләрен  тигез  дәрәҗәдә  белүе  шигъри  тәрҗемә  белән  дә  шөгыльләнергә  мөмкинлек  бирә.

      Наилә  Миннемуллина  Арча  педагогия  колледжы  студентлары  белән  очрашты.  Аның  тормыш  юлы  булачак  укытучылар  өчен  бик  мавыктыргыч.  Педучилище,  аннары  институт  тәмамлап,  озак  еллар  мәгариф  өлкәсендә  эшләгән  ветераныбыз  ул.  Чувашстанда,  Балтач,  Әтнә  районнарында  9  ел югары  сыйныфларда  укыта,  Арчада  9  ел  балалар  бакчасында эшли, 9  ел  Арча 3нче  мәктәбендә  башлангычларга белем бирә,  9  ел  шул  ук  мәктәптә  тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары  булып хезмәт итә.  9  лы саны  аның  бөтен  хезмәт  биографиясен  тигез  өлешләргә  бүлә.  36  ел  гомерен ул  балаларга багышлый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Очрашуда Наилә  Динулловна тәҗрибәсе белән уртаклашты,  киңәшләрен  бирде.  Студентлар кызыксынып тыңладылар, ветеранны сорауларга  күмделәр. “Шигырь  кайчан  туа,  ничек  туа,  иң  беренче  шигырьләрегез  ни  турында,  тагын  нинди  иҗади  планнарыгыз  бар?” – сораулар  нигездә шигърият  хакында  булды.  Яшьләр  авторның  шигырьләрен  сәнгатьле  итеп  укып  та  күрсәттеләр.

      Очрашу  тәмам.  Шигъри  орлыклар  укучылар  күңеленә  салынды.  Бәлки  уңдырышлы  җирлектә  ул  орлыклар  матур  шытымнар  да  бирерләр.

                                                                                 Дамир  Таҗиев,

                                                                                 “Әлифба”  музее  җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X