erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Нәни Сөмбелә» районкүләм бәйгесендә көч сынашты

10 нчы октябрьдә Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында “Нәни Сөмбелә” дип исемләнгән район бәйгесе булып узды.

2022 нче елда бу бәйгедә 27 бала көч сынашты. Уңыш бәйрәме татарларда гына түгел, барлык Идел буе халыкларында  бик зурлап үткәрелә.  Бәйге башы балаларга җиде милләт халкының дус, тату  һәм бердәм булуын күрсәтүдән башланды. Бу чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы булу уңаеннан ике теманы берләштереп үткәрелде. 

Чара ике өлештән торды. Беренчесе “Таныш булыйк” дип аталды. Анда кызлар, кызыклы итеп, үзләре белән таныштырдылар. Бәйгенең икенче туры кызларны иҗади сәләтләрен ачты.

Бакчабызның   иң кечкенә кунагы  3 яшьлек Закирҗянова Рәмилә Ильнар кызы  “Казанбаш балалар бакчасын” яклап килгән иде. Бәйгенең һәрбер катнашучысы ныклап әзерләнгән, монда тәрбиячеләрнең, әти-әниләренең тырышлыгы кергәнлеге ачыктан-ачык күренеп тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең балалар бакчасын мәктәпкә әзерлек төркеменнән Исламова Зарина яклап чыкты. Ул төрле яктан үзенең сәләтен күрсәтте.

Милли традицияләрне саклап калу максатыннан уздырылган бәйге чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Жюри әгъзаларына чынлап та сайлап алу җиңелдән булмагандыр. Без барыбыз да алардан гадел хөкем көтеп калабыз. Ә талантлы балаларга киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез.

Тәрбиячеләр Эльвира Төхвәтуллина, Гөлназ Камалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X