erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Менә без дә очраштык әле!..

Ярты гасырдан соң үзебез укып чыккан Шушмабаш урта мәктәбенә кайттык. 51 дип әйтергә генә җиңел. Шушы вакыт эчендә кайсыларыбыз белән ниләр генә булмаган да, ниләр генә баштан узмаган. Дөрес, без өченче ел да очрашкан идек. Үткән ел теге зәхмәт вирус аркасында җыелыша алмадык. Быел ният-теләкләр тормышка ашты. 10нчы А сыйныфын бергә тәмамлаган дуслар, авылдашлар белән Шушмабашка җыйналдык.

Һәркем балачагын, мәктәп елларын сагынып искә ала. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Мәктәпне тәмамлагач, hәркем үз юлын үзе сайлый, классташлар ерагая, дөнья мәшәкатьләре белән бөтенләй онытылалар. Ә менә инде, балалар үсеп җитеп, үзең лаеклы ялга чыккач, шул балачак елларын, бергә укыган классташларны, укыткан укытучыларны ешрак искә ала башлыйсың икән. “Бергә җыелып аласы иде, рәхәтләнеп үткәннәрне искә алыр, класс-ташлар белән якынрак танышыр идек”, – дигән уйлар борчый башлый.

 Күз алдына китерегез: 68–69 яшьлек олпат ир-атлар, башларына ак яулык ябынган апалар, балачак еллары үткән туган мәктәпләрен һәм бер-берләрен сагынып, 51 елдан соң кабат уку йортына аяк басалар. Мондый истә калырлык гаҗәеп очрашулар сирәк була. Дөрес, 20 елдан соң да, 30 елдан соң да мәктәп тәмамлаучыларның очрашып торгалавы гадәти күренеш. Һәм аларның күбесе сыйныфташларның башта мәктәп янында җыйналып, аннан болынга яки берәр кафега барып кәеф-сафа коруларына кайтып кала.

Ә безнең очрашу бөтенләй башкача, үзебез дә көтмәгәнчә килеп чыкты. Без, сыйныфташлар, бер-беребез белән генә түгел, ә мәктәпнең укытучылары һәм бүгенге мәктәп укучылары белән дә очраштык. Хәзерге заманда сирәк була торган күренеш, шулай бит?

Безнең җыелу урыны – Шушмабаш мәдәният йорты иде. Иң элек шунда аяк бастык. Монда безне күптән көтелгән олы кунаклар шикелле каршы алдылар. Мәдәният йорты мөдире Раилә ханым Мортазина өстәлләр әзерләп, тәмле сулар, чәйләр ясап куйган. Күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә чәйләп алдык, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен сораштык. 23 кеше җыелды. 37 укучы тәмамлаган идек. Кызганыч, тугыз сабакташ инде вафат, берничәсе төрле сәбәпләр аркасында килә алмадылар. Без, ир-егетләр, Шушмабаш зиратына төшеп, вафат булган сыйныфташларның каберләрен зиярәт кылдык, рухларына догалар укыдык. Аннан Шушмабаш мәчетенә кереп, өйлә намазы укып алдык. Шуннан соң, сәгать бергә мәктәпкә юнәлдек.

 

Мәктәптә

Ул көнне миңа мәктәп кайчандыр олы юлга озатып калган укучыларын сагынып көтеп алган кебек тоелды. 30 июль көне дә шушы вакыйгага махсус әзерләнгән шикелле кояшлы һәм җылы иде. Очрашуга килүчеләрне капкага кадәр чыгып, елмаеп, үз укучыларын кабул иткән шикелле итеп, мәктәп директоры Шәймәрдәнова Рәзилә Габделнур кызы үзе каршы алды. Аның беренче сүзе дә: “Исәнмесез, укучылар! Мәктәпкә рәхим итегез!” – булды. Чыннан да без шул мәктәп өчен һаман да укучылар булып калабыз шул. Дөрес, бу инде без укып чыгып киткән мәктәп түгел. Иске мәктәп янында заманча төзелгән, ялт иткән яңа таш мәктәп тора. Иске мәктәпне дә сүтмәгәннәр, яңасы белән тоташтырып, бер түбә астына кертеп куйганнар.

Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Кая карама, шунда шаулап аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Шуңадыр, мәктәп тирә-якка һәм бөтен авылга нур сибеп, кояш кебек балкып тора. Тыштан гына түгел, эчкә үткәч тә шундый җылылык, матурлык бөркелде безгә. Ә инде Рәзилә ханым үз мәктәбе турында шундый мавыктыргыч, шундый соклангыч итеп сөйли башлагач, без кая килеп эләккәнебезне онытып, шаккатудан сүзсез калдык. Әйе, үзгәрә дөньялар. Шәһәр мәктәпләрен көнләштерерлек мәктәпкә әйләнгән безнең Шушмабаш урта мәктәбе. Диварларның бизәлеше, куелган рәсем-стендларның сәнгатьчә зәвык белән эшләнүләренә исебез китеп, сокланып һәм горурланып карап йөрдек. 

Бөтенебезнең тизрәк үзебез утырып укыган классны күрәсе килә. Ә мәктәп директоры сөйли дә сөйли. Һәр сүзе аның үз мәктәбен никадәр яратуын, никадәр кадерле икәнлеген күрсәтә. Музейларының байлыгына исләребез китте. Директор урынбасары Чулпан Сәмигуллина музей тарихы турында сөйләп, андагы экспонатлар белән таныштырды. Актлар залында мәктәп турында видеофильм күрсәттеләр. Тагын бер тапкыр телләребезне шартлаттык.

Ниһаять! Үзебез укыган иске мәктәп ягына кузгалдык. Монда безгә тагын бер сюрприз әзерләнгән булып чыкты. Залга күтәрелә торган баскыч кырыйларына башлангыч класс укучылары тезелеп баскан. Исләребез китеп, аларның безне сәламләүләрен тыңладык. Кечкенә сабыйлар берсеннән-берсе уздырып, матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә Сөнгатуллина әзерләгән боларны.

Очрашуның иң югары ноктасына килеп җиттек. Менә ул безнең класс. Менә ул безнең дәрестә сөйләгәннәрне тыңлаган диварлар. Менә ул дәрес вакытында без ваемсызланып карап утырган тәрәзәләр. Йөгерешә-йөгерешә үзебез утырган парталарны эзләү китте. Онытылган, әмма бергәләшеп барысын да искә төшердек. Ничек сыйганбыз 37 укучы шушы класска. 23 кеше көчкә сыешып беттек. Китте тәнәфестәге шикелле шау-гөр килү, шаярышу, үткәннәрне искә төшерү. Хәтта мәктәп директорын да тыңламый башлаганбыз. Без, чәчләргә чал кергән сабакташлар, үзебезне яңадан мәктәп елларындагы шикелле хис иттек. Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый иде. Кызганыч, сүз белән генә мондагы хис-халәтне җиткереп булмый шул. Төшергән видеоларны укучыларга күрсәтү мөмкинлеге юк.

Укыган чакта сөйләшеп сүзләре бетмәгәннәрнең дә, сөйли башлагач, күңелләре тулып, әйтергә теләгәннәрен әйтә алмыйча тордылар. Һәркайсыбыз һөнәр алган, гаилә корган, икешәр-өчәр бала үстергән. Шөкер, алар барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан. Араларында табиблар да, укытучылар, дин әһеле дә, мал табибы һәм гади эшчеләр дә бар. Ләкин кем генә булмасыннар, алар тормышта үз  кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кеше үзенең тормыш юлын шушы мәктәп бусагасыннан башлый. Тырышып-тырмашып хәрефләр язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтеп, карлыгач кебек ел да канатлар бүләк итүче нинди изге йорт ул мәктәп! Мәктәп кешегә беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Барысы да үзенең мәктәптәге беренче көнен бәлки хәтерләп тә бетермидер, ләкин һәркем үзенең соңгы кыңгырау бәйрәмен күпме еллар үтсә дә, исендә тота. Әлбәттә, мәктәп дигәч, бәлки шатлыклы хәлләр генә искә төшмәс, чөнки безне, барыбызны да, укымаган дәресләр, эшләнмәгән өй эшләре, яман билгеләр өчен ачуланалар иде, кайберәүләрне иптәшләре дә, мөгаен, кыерсыткандыр. Ләкин болар берсе дә мөһим түгел. Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә төшерәдер. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын.

Минем үземә бу мәктәп аеруча якын һәм истәлекле. Чөнки әти белән әни шушы Шушмабаш мәктәбендә эшләп, пенсиягә чыктылар. Мин үзем шушында укыдым, шул мәктәп белеме белән Казан дәүләт университетына укырга кердем. Һәм укуны тәмамлагач, үз мәктәбемә кайтып, хезмәт юлымны тарих укытучысы буларак башлап җибәрдем.

 

Очрашулар тагын насыйп булсын

Үзгәргән мәктәп. Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кергән. Төрле конкурслар, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алучылар саны белән дә дәрәҗәле урында тора. Хәер, мәктәпнең уңышлары турында аерым зур мәкалә язарга мөмкин. Бәлки, язылыр да әле. Тиздән, киләсе елга мәктәп үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан очрашулар һәм язмалар күп булыр дип уйлыйм.

Туган авылыңа кайтып, туган җир ризыгыннан авыз итеп китү дә зур бәхет бит әле. Мәктәптән соң авыл ашханәсенә юнәлдек. Ул мондагы тәмле ризыклар, мулдан әзерләнгән өстәлләр турында бик күп язарга мөмкин. Әмма мин шунысын гына әйтү белән чикләнәм: Шушмабаш ашханәсендәге кебек тәмле итеп пешерелгән борчак ашы белән итле бәрәңгене минем бүтән беркайда да ашаганым булмады. Безне инде, билгеле, башка төрле, тагын да тәмлерәк ризыклар белән сыйладылар. 1963 елда ачылган ашханә бүтән җирләрдәге шикелле ябылмаган, җимерелмәгән. Кадерле авыл кунакларын истә калырлык итеп сыйлап җибәрерлек дәрәҗәгә үскән.

Менә шулай җылы очрашуыбыз бер мизгел кебек узды да китте. Күңелләрдә якты истәлекләр, сагынганда карарга фотолар калды...

Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле калганнар. “Класс-ташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик, тагын очрашырга насыйп булсын”, – дип таралыштылар 10А сыйныфының 23 укучысы.

P.S. Шушы очрашуны әзерләгән һәм оештырган өчен Винер Газизуллин, Фәрит Җамалиев, Наил Вәлиевкә бөтен классташлар исеменнән тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләрен кабатлыйбыз.

Фәрит Вафин,

Шушмабаш мәктәбенең 1971 ел чыгарылышының

10А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X