erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Милләтара дуслык бакчада ук тәрбияләнә

Наласа балалар бакчасында “Халкым минем күп милләтле, һәрбер милләт аның гөле “ дип исемләнгән районара семинар узды.

Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү, телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша чагылдырдык.Башка милләт халыкларының уеннарын балалар белән бергә уйнадык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, мари телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.Зурлар төркеме балалары тарафыннан оештырылган “Халкым минем күп милләтле, һәрбер милләт аның гөле “ музыкаль чара төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, бердәмлеген чагылдырды. Аларның милли традицияләренә, гореф-гадәтләренә хөрмәт хисе тәрбияләүдә зур урын алып тора.

Татар милли үрнәкләре ярдәмендә милли бизәкләр белән эшләнгән кул эшләре” мастер-классы семинар кунаклары өчен кызыклы булды.Күңел җылысын биреп, үз кулларың белән эшләгән милли бизәкле кул эшләре һәркемгә бик ошады.

Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә уеннар мөһим чара булып тора. Милли уеннарны борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул уеннарда тәүге кат матурлык белән очраша.Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә.

Башка милләт халыклары белән дә дус, тату яшик! Илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем Татарстан!

 

 

Тәрбиячеләр: Гафурова Рафия Ансар кызы,Галиуллина Алинә Фидаэль кызы, Хөсәенова Римма Нәзгат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X