Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мин – өлкән буынның бер вәкиле

    Яңа ел алдыннан урамнан керәсе дә килмәде. Яңа елны каршыларга әзерләнеп утырган, матур итеп бизәлгән Арчабыз, тормыш ваклыкларын оныттырып, өмет, нур бөркеп, үзенә тартып тора.

    Кайбер йорт хуҗалары өй эчен генә түгел, капка-коймаларын, яннарында үсә торган нарат-чыршыларны да бизәгәннәр. Тагын оешмалар, мәктәпләр эшләгән боз сыннарын әйтәсеңме – барысы да искиткеч бит! Кичләрен яшь әти-әниләр чана-арбаларда балаларын тартып чыгалар, олыраклары да аларга иярә. Бала-чаганың чыр-чулы, шатлыклы тавышы кичке һаваны яра, әти-әни бәхетле елмая. Арчабыз халкы һәр Яңа елны шулай күтәренке күңел белән каршылый. Мин йөри торган Пушкин урамы башындагы балалар мәйданчыгы да гөрләп тора. Балалар йомшак карда ауныйлар, тәгәриләр. Аяк-куллары, өс-башлары салкыннан куркырлык түгел. Мин елмаеп карап торам.

    Шулвакыт йөрәкне сискәндереп, үзәкне өзеп, үземнең балачак хатирәләрем искә төшә. Мин беренче сыйныфта укыйм, Яңа ел алдыннан гына авырып киттем, чыршы бәйрәменә бара алмадым. Бу – 1948 ел, 1949 елны каршы алабыз. Чыршы бәйрәменнән кайткач, иптәш кызым әнисе белән безгә керделәр. Минем сөйләшерлек хәлем юк, әни генә алардан сораштыра. Аларның сөйләве буенча шуларны белдем, кечерәк кенә чыршы булган, 20-30лап кына уенчыгы “кибетнеке”, балалар укадан, кәгазьдән ясаган уенчыклар, чылбырлар белән генә бизәгәннәр. Кыш бабайның да бүләкләре бик аз, шигырь сөйләгәннәргә ике “мендәр” (дүрт почмаклы) кәнфит, биегәннәргә кәгазь кәнфит (монысы карамель инде), җырлаганнарга прәннек биргәннәр. Укырга кермәгән балаларны да биеткән, җырлатканнар, иң күңеллесе шул булган. “Һай, фәләннең кызы җырлап та карады, тавышы шундый матур икән, әллә ничә тапкыр җырлаттылар үзен. Әнисе генә ямалып беткән күлмәк киертеп алып килгән, шул сабыйга берәр кешедән булса да алып тормаган инде”, – дип, әйтеп алды иптәш кызымның әнисе. Мин йоклап киткәнмен, алар чыгып киткәннәр. Уянгач, матур күлмәгем дә бар иде, мине җибәргән булсаң, кәнфитләр дә, прәннек тә алган булыр идем, аларны ашагач терелгән дә булыр идем әле, дип, әниемә үпкә белдереп елап җибәрдем. Бераз тынычлангач, прәннек нәрсә ул, ул нинди була, дип, әниемнең үзәген өзә торган сорау бирдем. Күп итеп писүк салып катырган кечкенә генә түгәрәк ипи кисәге инде ул, дип аңлатты әнием. Ничек итеп авыру балага тәмле ризык дип әйтсен инде, безнең бит ашарга чын ипиебез дә юк, бәрәңгегә әллә ниләр кушып пешергән яшел ипи генә. Миңа дип шушы көнне генә бәрәңгегә алмаштырып, тәмлерәк ипи алып кайткан. Тәмле ипи бирәм хәзер сиңа дип, мине шуның белән юатты. Ипи, чыннан да, бик тәмле иде.

    Шул көнне үк төштән соң һич көтмәгән могҗиза булды, хәл белергә укытучым Оркыя апа килде (күптән мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын). Ул урындык алып, яныма килеп утырды да, кулын башыма куеп, хәлемне сорады. Уттай янып ятам, сөйләшер хәлем дә юк, әмма укытучымның әнием шикелле башымны тотып каравы әллә нинди җылы хис уятты, миңа бик рәхәт булып китте. Бераз сөйләшеп утыргач, Кыш бабай күчтәнәче дип, унлаган мендәр конфет, ике-өч карамель, прәннек төрелгән кечкенә генә төргәк, бер дәфтәр, бер тартма буяу карандашы бирде. Монысы минем күчтәнәч, дип, тагын бер төргәк сузды. Анда ике кабартма, кипкән алма, кипкән җиләк иде. Тәмле ипи, шушы күчтәнәчләр белән мин әкренләп сәламәтләнә башладым, каникул буе уйнарга чыкмадым, тазарырга тырыштым, укулар башланган көнне үк мәктәпкә киттем. Менә шулай, безнең балачак илнең авыр чорына, сугыштан соңгы ачлык, хәерчелек чорына туры килде. Кыскасы, безнең балачак шатлыклы булмады.

    Реклама

    Бүгенге мул тормышны күрү бәхетенә ирешкән өлкән буын, оныклары  өчен сөенеп, илгә-җиргә тынычлык теләп, матур гомер кичерә. Мин – өлкән буынның бер вәкиле, барлык райондашларыбызны Яңа ел белән котлыйм, һәркемгә сәламәтлек һәм бәхет, илебезгә тынычлык һәм иминлек телим. Яңа елда изге теләк, чиста күңел, якты өмет һәм ышаныч белән яшик.

    Роза Шәйхетдинова.

    Чөмә-Елга–Арча

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: