Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мин – заман белән бергә атлаучы тәрбияче

    Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри башка телләрне өйрәнгәнче кешеләрнең үз туган телен яхшы белүенә зур игътибар биргән.

    Балаларның киләчәк тормышына балалар бакчасында нигез салына, дисәм ялгышмам. Бала бакчага аяк басканда әле аның сөйләме формалашып җитмәгән була. Ә инде бирегә килгәч, без тәрбиячеләргә сөйләм үстерү эше йөкләнелә. Мин үзем баланы чиста, матур итеп сөйләшергә өйрәткәндә бармак уеннарына, кыска шигырьләргә, төрле әйтенүләргә, эндәшләргә, уеннар өйрәнүгә, әкиятләр тыңлауга, аның аерым өлешләрен сәхнәләштереп уйнауга, зур игътибар бирәм.

    Балаларның сөйләм телен үстерү буенча безнең 4нче балалар бакчасы коллективының бай тәҗрибәсе бар, даими рәвештә төрле методик чаралар үткәрәбез. Нәниләрне сөйләм әдәбенә өйрәтү бурычын чишү еллык эш планында да киң чагылган. Әлеге бурычны чишү максатыннан без  һәрдаим консультацияләр, тематик тикшерүләр  уздырып торабыз. Һәр үздырылган чарада тәрбиячеләр тарафыннан эшләнгән методик, дидактик материалларга күргәзмәләр оештырыла.

    Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү белән бәйле рәвештә, һәр тәрбияче үз педагогик эшчәнлегендә яңа алымнар, идеяләр эзли. Һәм шул идеяләрнең берсе буларак балаларның сөйләмен үстерү һәм туган телгә өйрәтү шөгыльләрендә кулланыла торган ысулларның берсе булган лэпбукны мин бик яратып кулланам.

    Лэпбук ул — интерактив тематик папка. Яки кулдан ясалган кесәле, ачыла торган матур китап. Аны беренче мәртәбә Америкада кулланганнар. Инглиз теленнән тәрҗемәсе (lap-колени, book-книга, наколенная книга) җыелма күрсәтмә һәм таратма материаллар тупланган китап. Лэпбук ясаганда билгеле бер тема нигезендә эшләргә кирәк. “Гаилә альбомы”, “Сөйләм телен үстерү”, “Сенсорика аланы”, “Минем өй”, “Күңелле татар теле”, “Көзге урман”, “Әкиятләр дөньясында” темаларына ясаган лэпбукларым бар. Әлеге лэпбуклар танып-белү эшчәнлеген, зирәклекне, күзаллауны, образлы, логик фикер йөртә белүне үстерү, ә иң мөһиме сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора. Аларны кечкенәләр төркеменнән алып зурлар төркеменә хәтле кулланып була. Һәм тагын шуны әйтеп үтәсем килә: әлеге җыентык, уеннар җыелмасы игътибарны җәлеп итә, кызыксыну уята, hәм бала үзе дә сизмәстән татар телендә аралашу өчен уңай мохиткә кереп китә. Сабыйлар үзара диалогка керәләр, татар лексикасын – сүзләр hәм җөмләләрне тизрәк hәм уңышлырак үзләштерәләр, кайбер татар авазларын дөрес әйтергә өйрәнәләр.

    Реклама

    Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче – тәрбияви әһәмиятендә. Бакчада бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк, ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.

    Айгөл Шәрифуллина,

     Арча шәһәренең 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: