erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәнге яшә Илдус авылы

Сүзем Илдус авылы турында.

 

2020 елда  ТАССР 100 еллыгын,  Арча районы  90 еллык  юбилейларын билгеләп үтә. Безнең ут күршебез Илдус авылына да нигез салынганга 100 ел тула.

    1920 елда төрле яктан  җыелган халык авылга нигез салып яши башлый. Авыл исеме төрле җирдән  җыелган халыкның дус яшәве белән аңлатыла. 

    1935нче елларда Илдус авылында 283 кеше яшәгән.  4 еллык мәктәбе, өч урамы, кибете, 150 ләп хуҗалыгы булган.

1941 елны сугыш башлана, ул чорда 208 кеше яшәгән. Ир-атларның күбесе сугышка китә. Авыл халкының тормышы бик авыр була: ачлык, ялангачлык, кышын салкыннар үзәккә үтә. Сугышка киткән ир-атларның нибары берсе генә Илдус авылына әйләнеп кайта, калганнарның хәбәрсез югалды, үлде дигән хәбәрләре килә.

Халык электән кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Илдус авылы 1957 елдан “Северный” совхозы составына  керә һәм хәзергәчә  “Северный” агрофирмасы составында.

1958 елда Илдус авылында 201 кеше яшәгән. Авылда элек-электән клуб булмаган, халык капка төпләренә, су буйларына җыелып, кичке уеннар оештырган.  1960 еллардан  авылда   Шекә авылының күчмә китапханәсе эшли.  Бу эшне Сәгыйть абый  Габдрахманов башкара, аннан соң Рәдиф абый Солтановка йөкләнә.

Илдус авылы Шекә авылы белән бер булып яши. Илдуслылар эшкә, укырга төшкән җирдән Шекә авылы китапханәсенә йөри башлыйлар. ”Бик күп укыйлар иде. Китапларны өлкәннәр, кече яшьтәге балалар өчен ферма өйләренә, кибетләргә калдыра идем“, - дип искә ала китапханәче Мәрьям апа Халиуллина.  1970 елда 140 кеше яши әле Илдуста, 1979 елда --  нибары 93кеше.

    2001 елда   Илдуста эшләүче  кибет, 2007 елда башлангыч мәктәп тә ябыла.

    Бүгенгесе көндә авылда 53 кеше исәпләнә. 21 йорт бар. Шуның да 11е – дача өйләре. Авыл балалары күрше Шушмабаш мәктәбенә йөреп белем ала. Атнага бер тапкыр күрше авылдан кибет килә.  Илдус авылы “Северный” хуҗалыгының аерым зур бригадасы булып тора. Терлек фермалары, үзенең амбары, складлары бар. Халыкның күбесе шунда эшли. Шекә авылының күчмә китапханәсе үз эшен алып бара. Китапханәче айга бер тапкыр Илдуслылар белән очрашып, күңелле әңгәмәләр оештыра, халыкны  китаплар белән тәэмин итә. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Авылның табигате бик матур, иркен, саф һава. Җәй көне бик рәхәт Илдуста, барлык йортка шәһәргә китүчеләр кайта.  Ә кышын тыныч, табигатьнең аклыгына күмелеп яши авыл.  Халык бик кунакчыл, кем генә килсә дә алар аны үз кешеләре итеп кабул итәләр. Бу аларның гасырлар буе килгән авыл кагыйдәсе. “Авыл кечкенә генә булса да яши, яшәячәк әле”-ди халкы.

 

   Авылның 100 яшьлек туган көне уңаеннан  без Илдуслылар белән бергә Шекә, Шушмабаш авылы клубында “Илдуслылар җыелган җирдә” дип исемләнгән концерт куйдык. Илдус  авылы тарихын да сөйләдек. Кызыксынып тыңладылар. Тыныч кына яшәгән авыл мәш килде бу көннәрдә. Бер тапкыр да сәхнәгә аяк басмаган кешеләр дә җырлады да, биеде дә.

    Шушмабаш авыл җирлеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә    Илдус авылында авыл батырларына һәйкәл куярга ышандырды.

Гөлшат Локманова,

Шекә авылы китапханәчесе.

 

                                                                                      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X