erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Монда яшьлек мәңге – мәңгелек

2 октябрь. Көллияткә юнәләм. Күңелдә сабый чактан ук сеңеп калган көй яңгырый: Күксел күген бизи көзнең, Кояш нурлары. Якты безнең, матур безнең Мәктәп юллары.

Бу – безнең көллият турында. Бүген бәйрәм – Өлкәннәр көне. Вәгыйзовлар урамында аеруча җанлылык. Затлы киемнәрен киеп, төрле яшьтәге әби-бабайлар көллияткә ашыга. Очрашып, бала-чага кебек куанышалар, күрешеп-кочаклашып туя алмыйлар.

Ишек төбендә колачларын җәйгән директор – Гөлнара Гарипова үзе. Бөтенебезне берәм-берәм кочаклап, хәл-әхвәлләр сорашып, хур кызларыдай гүзәл дежурныйларга тапшыра. Алар кунакларны ипләп кенә чишендереп, тантана узачак актлар залына озата.
Бүген өч чара бергә икән: Өлкәннәр көне, Урта һөнәри белем көне һәм Укытучылар көне. Директор туп-тулы залны котлап, бәйрәмне башлап җибәрә. Сәхнәдән моң агыла, милли киемдәге ансамбльләр җырга да, биюгә дә оста икәнлекләрен күрсәтәләр. Солистлар һөнәри дәрәҗәләре белән сокландыралар. Остазыбыз Сәләй Вәгыйзовның шигъри юллары искә төшә:
Шундый йорт бу: монда картаю юк,
Монда яшьлек мәңге – мәңгелек.

Дөрестән дә, яшьләр яндыралар гына! Көчле алкышлар астында кичәнең беренче өлеше тәмам – без аш залына үтәбез. Нигъмәт тулы, зәвык белән әзерләнгән өстәлләр, безне көтеп торган кызлар. Күңелле гөрелте, кашык-чәнечке шалтыравын без – пенсионерларның сакчы фәрештәсе Наилә Галимуллинаның тавышы бүлә:

– Игътибар, бүгенге бәйрәмгә бик күңелле сюрприз әзерләдек. Рәхим итегез!
Музыка яңгырый, ишек ачыла һәм җырлый-җырлый Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова килеп керә. Менә сиңа сюрприз! Бөтен ашханә ирексездән: “Зәйнәб...“ – дип пышылдап куя. Ул үз репертуарында: һаман да яшь, һаман да чибәр, искиткеч тавышлы, шундый гади, шундый якын... Менә рәт араларыннан уза, әбиләрне, туктап, иңнәреннән коча, яшьрәкләрне, бергә җырларга чакырып, микрофонын суза. Безнекеләр дә махы бирми – танылган җырчы белән бергә сиптерәләр генә! Кемнәрдер шундук чәчәк күтәреп йөгерә, ә директор, рәхмәт әйтеп, зур букет бүләк итә. Күңелләребездә – хисләр ташкыны: халкыбызның шундый сүнмәс талантлы шәхесе белән горурлану да, безгә шундый онытылмас бәйрәм ясаганы өчен директорыбызга чиксез рәхмәтебез дә. Әле  сюрпризлар аның белән генә бетмәгән икән – бию көе астында профсоюз җитәкчесе Гөлфия  Ибраһимова йөгерә-йөгерә бүләкләр салынган пакетлар өләшә башлый. Халык, ду китереп, биергә тотына: бер яшьлектә, бер картлыкта!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм тәмам, таралышыр чак җитте. Урамда җәй буе яумый аптыраткан яңгыр тамчылары сибәли. Безнең генә түгел, табигатьнең дә күңеле тулган, ахыры. Төркем-төркем урамга чыгабыз. Октябрь аенда Сәләй аганың да тормыш бәйрәме – туган көне.

Безнең моңсу гына атлаганны күреп, ул да дәшә сыман:
Инде менә мин дә, сезнең кебек,
Ташлап китәм бу җир җәннәтен...

Дөрестән дә, көллиятебез – җир җәннәте. Директорыбыз Гөлнара Гарипова аңа яңа сулыш өрде: заманча төзекләндерелде, ишегалды территориясенең бизәлеше үзгәрде, капка-ишек, керү-чыгу системаларын камилләште. Көллиятебез хәзер ерактан ук балкып тора, уку бүлмәләре, коридорлар  күз явын алырлык. Биредә яшьлек хөкем сөрә: гимназия классларында яшүсмерләр укый, студентлар – яшь алмаш, укытучылар студентларга тиң. Коллектив уку йортының үткәнен, аның ветераннарының керткән хезмәтләрен хөрмәтли. Гел очрашып-күрешеп торабыз.

Сәвия Сафина, ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X