Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Моннан 75 элек язылган истәлекләр

    “ Арча хәбәрләре” газетасының 6 август санында “Туганнары хәбәр бирсенннәр иде” дип исемләнгән мәкалә басылган иде.

    Аның авторы Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Марс Яһудин 2015 елның 25 маенда музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булган иде һәм менә мәкаләне укыгач шул көн истәлекләре яңарды. Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин белән язучылар, журналистлар, артистлар, барысы 26 кешедән торган төркем белән очрашу безнең өчен бик зур истәлек буларак хәтердә калды. Анда якташларыбыздан Галиәхмәт Шаһи һәм Булат Сәлаховның булулары икеләтә куаныч булган иде. Без районыбызның күренекле шәхесләре турында сөйләгәндә кунакларыбыз аларны яхшы белүләрен, үзара аралашып һәм ярдәмләшеп яшәүләре турында сөйләделәр. Үз иҗатлары белән таныштырып, китапларын, җырлары тупланган дискларын бүләк иттеләр.

    Безнең музейга кергән һәркемне сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган экспозиция каршы ала. Марс Яһудин керү белән андагы экспонатлар белән танышты һәм: “ Минем әтием , Нәфыйк Яһудин, 1946 елда Кушлавычта Габдулла Тукайның тууына 60 ел тулуны билгеләп үтүне оештыруга җаваплы итеп билгеләнгән булган. Әти ул вакытта Әтнә районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән. Ул Кушлавыч авылы кешеләренең сөйләгәннәрен язып алган , мин ул язмаларны әтиемнең архивыннан таптым һәм үземнең китабыма керттем”, – дип сөйләгән иде. Марс Яһудин үзенең “Казлар очар су күреп” китабын музейга бүләк итте , анда әтисенең “Аның Тукай буласын белмәгәннәр “ дип исемләнгән язмалары да урын алган.

    Бу язмада Нәфыйк Яһудин авылга килгәч тә очраган аырым кешеләрнең, аларның исемнәре күрсәтелмәгән, фронтовик язучы Әнәс Галиевнең әтисе, ул вакыттагы Кушлавыч авылының мулласы Касыйм хәзрәт һәм аның хатыны Асия абыстай ның, 72 яшьтәге Зиннәт абый Ситдыйковның Тукай турында сөйләгәннәре бирелгән.

     

    ***

    Кушлавыч авылының кешеләре ачык йөзле һәм күңелле кешеләр икән. Менә авылга җитәр-җитмәстән үк миңа олы гына яшьтәге бер апа очрады. Ул сыерын һәм сарыкларын кардан әрчелгән үләнгә чыгарган.

    Тукай турында сорау биргәч тә апаем кинәт җанланып китте. Башта мин уен-көлке белән генә:

    • Апай, бу авылдагы Тукай дигән кешене беләсезме сез? – дип сорадым.

    Ләкин ул җитди һәм ипле генә уйланып җавап бирде:

    • Тукай... Ул бит, энем, бу авылда күптән тормый инде. Ул патша заманында ук үлгән бит. Һай, ул үлмәгән булса-а! Тагын әллә нәрсәләр язып бетергән булыр иде.

    ***

    1946 елда , моннан 75 ел элек, Тукайның туган авылы Кушлавычта Нәфыйк Яһудинга ниләр сөйләделәр икән, ул истәлекләр һәркем өчен дә кызыклы булыр. “Казлар оча су күреп” китабы белән “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә танышырга мөмкин.

    Шәфигулла Гарипов

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: