erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ни кызганыч, кайберләребез бу хакыйкатькә бик соң төшенә

Тормышның бөтен матурлыгы да шунда

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Казан психоневрология интернатында күркәм традиция сакланып килә. Инвалидлар атналыгында татар җырчылары бирегә килеп, үзләренең иң матур җырларын бүләк итәләр. Гади көннәренә ямь өстәгән бу мизгелне интернатта тәрбияләнүчеләр зарыгып көтеп ала, ә аннан соң бер елга җитәрлек истәлекләрен барлый. Мондый изге эшкә үз  өлешебезне без дә керттек. Ашабаш авыл клуб мөдире Ләйлә Афзалова,]Күпербаш авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина татар эстрадасының якты йолдызы Люция Мусина, Нияз Хәбибуллин белән бәйрәм концерты белән чыгыш ясадык. Саф һәм иң чиста күңелле әлеге кешеләргә моннан да зуррак бәйрәм бүләге була алмый шул. Сирәк үткәрелгән әлеге чаралар физик мөикинлекләре чикләнгән әлеге кешеләргә тансык икәнлеген, аларның күзләренә карап та аңлап була. Аларга бернинди ясалмалык та хас түгел. Кемгәдер ярарга тырышып, көчләп кул чабып та утырмыйлар, мәҗбүри рәвештә биемиләр дә, чөнки алар сабый баладай куана. Ә куанмаслыкмы? Бүгенгеләренә рәхмәт әйтеп, яшәгәннәреннән, күргән-ишеткәннәреннән канәгать алар. Әлеге чын кешеләрнең чын хис-кичерешләрен беркем дә, бернәрсә дә яшерә алмас.

Менә шушы гөнаһсыз кешеләрдән үрнәк алып, сау-сәламәт булуыбызга шөкер кылып, һәр көнебездән тәм табып яшәргә өйрәнергә кирәк. Тормышның бөтен матурлыгы да шунда. Ни кызганыч, кайберләребез бу хакыйкатькә бик соң төшенә.

Миләүшә Фәрхуллина

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

,Күпфункцияле үзәк директоры
--

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X