Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Радик абый Фәизовның тууына 90 ел

    Радик Фәизовны искә алып... ( 15.05.1931 – 17.02.2011)

    “Ике әни”еңне бердәй күрдең,– 

           “Ак каз”ыңны мактап җырладың– 

      Шундый әйбәт әсәрләрең белән 

                                                Халкым йөрәгенә юл алдың. 

     

          Бу шигырь юлларын моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап, аның исеме әдәбият сөючеләр хәтерендә озак сакланачагына инанып язган.  Бу көннәрдә без язучы, журналист Радик абый Фәизовны тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алабыз,  аның башкарган хезмәтләрен күңелләребездә яңартып горурлык хисләре кичерәбез.    

           Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстан Республикасының Әтнә районы Дусым авылында укытучы гаиләсендә туа. 1950 елда Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлый, аннары бер ел үз авылларында башлангыч сыйныфта укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннан кайткач төрле урыннарда эшли, ә 1957-1965 елларда ул гаиләсе белән Магнитогорск шәһәренә күчеп китә. Анда паровоз кочегары һәм машинист ярдәмчесе хезмәтендә була. 

           1965 елда Радик Фәизов кире Арчага кайта һәм Арчада чыга торган “Коммунизмга” газетасы редакциясенә эшкә урнаша. Ул анда башта әдәби хезмәткәр, аннары 1992 елга кадәр газетаның җаваплы сәркатибе булып эшли. Район халкы газета аша яңалыкларны вакытында белеп барсын өчен Радик Хәбибрахман улы зур тырышлык куя, һәм хезмәттәшләреннән дә шуны таләп итә. Үзе дә районыбыз авылларында еш була, андагы  үзгәрешләр хакында, күренекле шәхесләр турында кызыклы интервьюлар, мәкаләләр яза. Аларның кайберләре кабат-кабат эшләнеп хикәяләр, документаль повестьлар булып язучының китапларында да урын алганнар.  

          Радик Фәизов 1973 елда читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аның төрле темаларга язылган мәкаләләре район, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” газеталарында һәм “Казан утлары” журналында, ә юмористик хикәяләре  һәм фельетоннары “Чаян” журналында даими басылып  киләләр.   

           Ул  районның  “Тукай якташы” әдәби берләшмәсенә җитәкчелек итә, аның ярдәме белән бик күп яшьләр иҗат юлына башлангыч ала. Бүгенге көндә иҗатлары белән яхшы таныш булган  якташларыбыз Гүзәл Әдһәм, Чулпан Зариф һәм башкалар аның ярдәмен хөрмәт белән искә алалар.  

          Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган хикәяләре  көндәлек  матбугат битләрендә, яшь хикәячеләр әсәрләре тупланган “Кояш безгә елмая”, “Яшьлек алга ашкына” җыентыкларында, аннары ”Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Радик абыйның 1967 елда “Яшьлек юллары” повесте, 1968 елда “Тимер чәчәк”, 1970 елда “Бәхет”, 1972 елда “Дусларым”, 1979 елда “Юлда”, 1983 елда “Галәм кызы”, 1985 елда “Күңелем кыры”, 1991 елда “Адымнарым”, 2000 елда “Кызыклар дөньясында”, 2001 елда “Ак каз”, 2005 елда “Ике әни”, 2011 елда “Җир хәтере”  исемле китаплары дөнья күрә.  Аны 1980 елда  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы итеп кабул итәләр.  

          Татарстан язучылары Радик Фәизовның иҗатын югары бәяләп: ”Тормышның үзеннән күтәрелгәнгә күрә, үз иҗатыгызны заман кешесе, аның хезмәттә ачылган бай рухи дөньясын тасвирлауга багышладыгыз. Балалар өчен дә мавыктыргыч маҗаралы һәм фантастик хикәяләр яздыгыз. “Чаян” журналында басылган юмористик һәм сатирик хикәяләрегезне исә укучылар һәрвакыт көтеп алды, ә очерк һәм публицистик язмаларыгызда тормышның кайнар сулышы чагылды.      Гомер буе туган халкыбызга карусыз хезмәт итүегез, күңел кырларында мул уңыш  үстерүегез өчен мең рәхмәт Сезгә!  

    Иң “Беренче адымнар”ың ясап, 

       “Бәхет” сукмакларын син салдың. 

          Җан “дуслары”ң  белән бергә-бергә 

                                               “Галәм кызлар”ына юл алдың. 

     

          Җидегән  йолдыз  күктә балкыганда 

    Реклама

        Җидегән чишмәләрдән   су алдың. 

     Җитмеш яшең тулганчыга кадәр 

    “Күңел кырлары”н  да сугардың. 

     

     

      Кыскалыкта осталык ди халык, 

                                                 Осталыкның таҗы – хикәя. 

                                                 Синең хикәяңне укыганда 

                                                 Күңел офыклары киңәя, “ – 

     

     

    дип язалар үзләренең котлауларында.  Әйе, Радик абый Фәизовның безнең арадан китүенә дә ун ел булды инде, ә аның  әсәрләре бүген дә үз бәяләрен югалтмыйлар, тормыштан алып язылган хикәяләрен укып халкыбызның үткән тормышы турында күп мәгълүматлар алабыз. 

           Радик абый белән Дамира апа өйләнешкәннән соң төрле урыннарда яшәп, тормыш тәҗрибәсе туплап Арчага кайтып, районыбыз халкы өчен намуслы хезмәт итеп яшәделәр. Аларның өч кызлары да югары белем алып, гаилә корып, әти-әниләрен биш онык белән сөендерәләр. Бүгенге көндә Дамира апа кызы Светлана белән Арча шәһәрендә яши. Ә Венера Казанда, Лера Әлмәттә яшәп, әниләренең хәлен белеп торалар. Алар барысы да әтиләре белән горурланалар, аны искә алып, иҗатын барлап яшиләр.  

         “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә  язучы, журналист Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләге иясе Радик Фәизовка багышланган экспозиция эшли. Анда язучының иҗат иткән әсәрләре, шәхси әйберләре, фотолары, документлары урын алган. Дамира апа безнең музей белән даими элемтәдә тора, Радик абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле материаллар табуда ярдәм итә.  

          Ә без, үз чиратыбызда  Радик Хәбибрахман улының хезмәтләрен барлауны дәвам итәбез, туган авылы Дусымдагы  музей белән элемтәдә яшибез. Районыбызда зур хөрмәткә лаек булган  Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан музеебызда күргәзмә эшли, киләчәктә  аның иҗатын яшьләр белеп үссеннәр өчен зур тырышлык куябыз.  

    “Казан арты” тарих-этнография музее 

     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: