erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Рәхмәт, мәктәбебезгә!

Табигатьтә әбиләр чуагы. Һәркем аның матурлыгына сокланып, тыштан керәсе дә килмичә юри салмак адымнар белән атлый. Өлкән буын кешеләренә мондый һава торышы бигрәк тә ошый.

Без дә, Арча өченче мәктәбенең бер төркем ветераннары, шушы сихри матурлыкка сокланып, үзебезгә бик тә якын һәм кадерле булган уку йортына кунакка юнәлдек. Бу матур традиция инде күп еллар дәвам итә. Коллектив, ел да шулай безне хөрмәтләп, матур кичәгә дәшә, ә без килергә атлыгып торабыз. Быел мәктәп җитәкчелеге алышса да, күркәм традиция  сакланды. Безне һәр елдагыча якты чырай белән ишек төбеннән үк каршы алдылар, мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Кызыксынып, музейдагы экспонатларны, коридордагы стендларны карадык – яшьлек хатирәләре белән уртаклаштык. Укучылар, укытучылар көче белән әзерләнгән бай эчтәлекле концерт та карадык, балаларның  кыюлыгына, булдыклылыгына сокланып утырдык. Концерттан соң җыелышып күмәк фотога төштек. Аннары бәйрәм бай өстәл артында дәвам итте.

Яңа директор Гөлнара Рафисовна да иганәчеләр тапкан, күрәсең, табын бик мул иде. Без, өлкәннәр, мәктәп тормышыннан хатирәләрне дә яңарттык, җыр-биюгә дә урын таптык, матур теләкләребезне дә җиткердек. Вакыт үткәне сизелмәде дә. Соңыннан, коллективка олы рәхмәтебезне җиткереп, эшләрендә уңышлар теләп, канәгатьлек хисләре белән таралыштык. Еллар тыныч булып, кабат очрашулар язсын!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмдә катнашкан өлкәннәр исеменнән,
 Наилә Миңнемуллина.
Арча

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X