Реклама
Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә бөтен кеше дә катнашырга тиеш. Бу фикерне «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрь, язучы Разил Вәлиев әйтте.
«Әлегә бездә тулы кыйммәтле гражданлык җәмгыяте юк, шуңа күрә мондый дәүләт күләмендәге сәяси чараларда катнашу һәр гражданин һәм тулаем ил өчен бик әһәмиятле», — диде Разил Вәлиев.
Конституциягә төзәтмәләр кабул итү-итмәүне халыкның билгеләве дә гадел. Хуплап яки каршы килеп тавыш бирү — һәр кешенең үз эше, әмма катнашырга кирәк, диде язучы.
Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр өчен тавыш бирү көне дип 1 июльне игълан иткән иде.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз