erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Шатланам, горурланам

Шулай гадәткә кергән инде, яз җитеп, гөрләвекләр ага башлау белән игенчелектәге яңалыклыр, үзгәрешләр, кыр эшләре барышы белән кызыксына башлыйм. Әлбәттә инде, ул турыдагы мәгълүматны мин гәҗитләрдән алам. Язгы кыр эшләре башланганнан көзге кыр эшләре беткәнче “Арча хәбәрләре” газетасында районыбыз кырларындагы эшләр даими яктыртып барыла.

Бу җәһәттән гәҗитебез журналисты Ильяс Фәттаховка тел-теш тидерерлек түгел, төгәл, тырыш кеше, үзе дә басу-кырлардан кайтып керми ул. Бу җаваплы чорда үз районың белән генә кызыксынып буламыни? Ызандаш районнарыбызда, гомумән, республикабызда кыр эшләре барышын “Ватаным  Татарстан” гәҗите аша танышып барам, телевизордан карыйм.

Игенчеләр басулардагы иген уңышын вакытында җыеп алу өчен тырышалар. Көннәр уру-сугу өчен бик әйбәт булса да, көзге чәчү өчен артык корыга китте шул, чәчәргә икеләнәләр, борчылалар, кемдер бераз көтә, кемдер чәчә, соңарырга да, чәчми калырга да ярамый, шуңа игенченең күңеле бигүк тыныч түгел. Телевизорны ачам, алтын иген диңгезен канатлары белән колачлап, комбайннар килә. Бункерларыннан алтын бөртекләр ургылып, машина кузовларына ага. Моны күреп ничек сөенмисең?!! Күңелемә рәхәт дулкын бәреп керә, җаным-тәнем белән шатланам. Эре, симез башаклы басуларны күреп, тагын дулкынланам, тагын шатланам. Хәтер генә балачакны яңарта. Авыр еллар булды...

Укытучыларыбызның беренче сыйныфтан башлап басуга башак җыярга алып чыккан вакытлары искә төшә. “Мансур бер башак тапты, анда фәлән бөртек бар. Шундый ун башакта ничә бөртек булыр?”, “ Сәвия йөз башак җыйды. Ун башак фәлән грамм авырлыкта. Синең йөз башагың нинди авырлыкта” һ.б. Бу – башак җыеп арыгач, (ул вакытта да көннәр эссе була иде) утырып ял иткәндә укытучыбыз чиштергән мәсьәләләр. Бишенче сыйныфтан без инде барлык төр кыр эшләрендә катнаша идек, минем җиденче сыйныфны тәмамлагач, комсомол райкомы биргән Мактау кәгазе  балачагымның моңсу истәлеге булып һаман да сак-лана әле. Бу урында киңрәк язармын дигән идем, “Халык ашыга, китә басуга” дигән язмада барын ачып бирелгән. Укыгыз.

Тагын әниләребезнең кояш чыкканнан кичке караңгыга кадәр урак белән иген урулары... Кайтканда, урган җирдән кайвакыт  култык астына кыс-тырып, чүп үләне (эт эчәгесе, билчән, күкчәчәк, алабута) җыеп кайталар иде, анда бер генә башак та булырга тиеш түгел, бригадирмы, кемдер очраса, шул үләнне таратып тикшерәләр иде.Аңлашыла инде, икмәкнең бөртеге дә кадерле булган. Аллага шөкер, болар барысы да үткәндә калды.

“Арча хәбәрләре”нең 26 август санында бирелгән урып-җыю мәгълүматын карап утырам, районыбызда уртача уңыш 38,1 центнер диелгән. Моңа ничек шатланмыйсың! Тагын хуҗалыкларның алдынгы комбайнчылары исемлеге бирелгән, яңа, көчле, заманча техника белән эшлиләр, урып суктырган ашлыклары—тонналарда. Бөтен уңган, гаярь ир- егетләр “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында икән, дип мактыйсым килә, ләкин эссе көннәрдә тузанга батып, тир түгеп, намус белән тырышып эшләүче бу комбайнчыларның барысына да сокланам, горурланам. Җир хуҗалары, авыл уллары, үзебезнең татар ир-егетләре бит алар барысы да! Кыр эшләрен башкаручы һәр игенчене (ашлау, сөрү, тырма лау, чәчү, уру- сугу Һ.б.) мин иң изге һөнәр ияләреннән саныйм һәм чын күңелдән хөрмәт итәм. Иҗатымда да игенче, аның  авыр, изге һәм мактаулы хезмәте турында еш язам.

Илне икмәкле, бай итүче, халкыбызны тук итүче районыбызның хөрмәтле игенчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм, саулык- сәламәтлек телим.

 

Игенче хакы

Игенченең хакы олы аның,

Хезмәтен хөрмәтли һәр авыл.

Шул хөрмәткә лаек булу өчен,

Таңнан төнгә тирен түгә ул.

 

Язларда да, сары көзләрдә дә

Буразналар сыза басуда.

Кара җирләр яшелләнгәч кенә,

Күңел ярсулары басыла.

 

Күргәнегез бармы сезнең кырдан

Аның ничек атлап кайтканын?

Кояшта янып, пешкән битеннән

Маңгай тирләре гөрләп акканын?

 

Күргәнегез бармы игенченең

Сөялләнгән кытыршы кулын?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу кулларны таный Җир- Анабыз,

Зурлыйк әле без дә Җир улын.

 

Муен, җилкәләре пешеп беткән,

Мазутка буялган куллары.

Бу гаярь, таза, нык егетләр –

Барсы да шушы Җир уллары.

 

Сөрәләр, чәчәләр, уралар,

Урау шул икмәкнең юллары.

Ходаем, ярдәм ит аларга,

Талмасын игенче куллары.

 

Җиргә орлык салган көннән башлап,

Бертуктаусыз аны эшкәртте.

Табыннарга килгән сый- нигъмәтнең

Бөтенесе аның хезмәте.

 

Каш, битенә җир тузаны кунган,

Тик елмая арган күзләре.

Табыннардан ашап кузгалганда,

Аңа әйтик рәхмәт сүзләрен.

 

      Роза Шәйхетдинова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X