erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Шашкада кемнәр көчле?

Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин Укучылар сараенда булган шашка ярышы турында язган.

                                       Шашка ярышлары.

    6 январь көнне Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә 1 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде.             2011-2013 нчы елгы  кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 3 нче  мәктәбеннән Дилбәр Ризванова. Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Айзилә Гыйниятова  икенче урында.  3 нче урынга Яңа Кырлай мәктәбеннән Илүзә Закирова лаек булды.

    Малайлар   арасында 1 нче урынны Арчаның 2 нче мәктәбеннән Камил Сәләхов яулады. Икенче призлы урында Арчаның 3 нче мәктәбеннән Адель Вәлиуллин. Арчаның 6 нчы мәктәбеннән килгән Нияз Хәкимуллин 3 нче урында.

    2008-2010  нчы елларда туган кызлар  арасында  иң көчлесе- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Камилә Фатыхова. 2 нче, 3 нче урыннарда Арчаның 3 нче мәктәбеннән Аделина Вәлиуллина һәм   Кәче мәктәбеннән Зәринә Гыйлметдиновалар.

     Малайлар арасында  Арчаның 2 нче мәктәбеннән  Илфат Гилазовка тиңнәр булмады.  2 нче  урында Арчаның 1 нче мәктәбеннән  Әскәр Сәйфетдинов.  Кәче  мәктәбеннән Рамил Әхмәдуллин 3 нче урынны яулады.

     2005-2007 нче елгы кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Ләйлә Моратова.  Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова һәм Кәче  мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева  2 нче, 3 нче призерлар булдылар.

     Егетләр арасында  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Динияр Моратов   җиңеп чыкты. Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин 2 нче урында.  Арчаның 1 нче мәктәбеннән  Әмир Сәйфетдинов 3 нче булды.

     2002-2004 нче елларда туган  кызлар арасында беренче баскычта Кәче мәктәбеннән килгән Эльвира Хазикаева. Яңа Кырлай мәктәбеннән Зәринә Фәхриева 2 нче, Арчаның 2 нче  мәктәбеннән Эльвира Гыйниятуллина 3 нче урыннарны яуладылар. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Егетләр арасында район чемпионы исеменә Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигапов  лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-  Арчаның 1 нче мәктәбеннән Мәлик Мөхәрләмов  һәм Арчаның  6 нчы мәктәбеннән Әмир Нуретдиновлар.

    Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

    Башлангыч мәктәпләр арасында Арчаның 3 нче мәктәбе 1 нче урында . (тренерлары Светлана Әхмәтҗанова һәм Хәйдәр Зәйнуллин)

    Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Сикертән мәктәбе 2 нче булды (тренеры Разил Нәбиуллин).

    Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Арчаның 6 нчы  мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин). Арчаның 2 нче  мәктәбе 2 нче урында (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин). Яңа Кырлай мәктәбенә  3 нче урын бирелде ( тренеры Илфат Шакиров).

    Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне дипломнар,   медальләр белән бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар  исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә   Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X