Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сикертән балалар бакчасында ниләр бар?

        Безнең Сикертән балалар бакчасы тәрбия эшләрен төрле яклап алап бара.

             

                  Кыш башлану белән без -- тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар   кошларга җимлекләр элдек. Барыбыз да бик теләп катнаштык. Башта балаларга кошларга ничек ярдәм итеп булуы хакында аңлаттык.

      Төрле уеннар уйнадылар, мәкаль-әйтемнәр, җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, табышмаклар чиштеләр. Әти-әниләр җимлекләр ясап алып килделәр.

    Балалар бер-берсенекен күреп, җимлекнең нәрсә икәнен, экологик яктан файдалы җимлекнең нинди булуын аерырга өйрәнделәр.

     Балалар белән җимлекләрне бакча тирәсендәге куакларга урнаштырдык, ашарларына салдык һәм читтән генә кошларны күзәтеп тордык.

    Балалаларга бик кызык булды. Һәм, әлбәттә инде, файдалы да булды.

     

    Рамия Солтанова,

    Сикертән балалар бакчасы мөдире.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: