erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сәләй Вагыйзовның “Кызыклы грамматика”сы турында

Кеше борын заманнан ук балаларны ана теленә өйрәткән, аның телен шомартуга, сүзлек хәзинәсен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда, аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткән.

Ана, баласына “тел ачкычы” бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган: үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән, бәетләр әйткән, әкиятләр сөйләгән.

Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов әлифбадан тыш яңадан кырыктан артык китап һәм дәреслек язган. Күбесен Рәмзия Вәлитова белән берлектә. “Кызыклы грамматика”  дигән китабы үз авторлыгында басылган. Сәләй Вагыйзов балага белем һәм тәрбиянең аеруча үтемле итеп уен аркылы бирелгәнлеген яхшы аңлаган. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала.

Мәсәлән, сыйныф өч төркемгә бүленә, өч бирем бирелә. Ук-уч-ут, ат-эт-ит, шәл-шәм-шәп, бал-тал-мал, таш-теш-түш, чана-тана-сана, туп-тап-төп.  Бу сүзләрне төзегәндә нинди эзлеклелек күрәсез? Бер-берсеннән бер сузык яки бер тартык аваз хәрефе белән генә аерыла торган сүзләр, шулай бит. Дәвам итәбез.

Аш-таш, ат-хат, ай-тай, иләк-җиләк, азык-казык, аяк-таяк, порт-спорт, кран-экран, ун-тун.  Я, бу сүзләр нәрсәсе белән аерыла? Сүзнең башына бер аваз өстәү принцибы белән ясалган сүзләр, әйеме?

Чын-лачын, мәк-икмәк, шәм-түшәм, су-алсу, тән-иртән, тап-китап, ай- бодай... Монда ничек?  Үзегез күрәсез, алдыбызда иҗек өстәү юлы белән ясалган сүзләр.

Таба-бата, каба-бака, Куба-Баку, кесә-сәке, чабак-бакча, бая-яба, дару-руда, акбаш-башак... Бу сүзләрдә иҗек урыннары алышынган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бара-бәрә, булу-бүлү, бора-бөрә, тора-төрә, тотын-төтен,туза-түзә,кыса-кесә... – калынлы-нечкәле парлы сүзләр.

Чәчә, Ләлә, ләкләк, чәкчәк, былбыл, мәрмәр, зәмзәм, биби, тартар –    бертөрле иҗекләрдән торган сүзләр.

Чәч, тот, апа, уку, ата, ипи, кадак,  кабак, надан  – кайсы башыннан укысаң да, бер үк сүз килеп чыга.

Балалар белән сүз төзү уеннарын бик күп кулланырга була. Сәләй Вагыйзовның “Кызыклы грамматика” китабында алар бихисап.

Дамир Таҗиев,

“Әлифба” музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X