erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Солдатка хат

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтәләр. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти.

Районыбыз укучылары да менә инде бер ел дәвамында солдатларга ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Егетләребездән рәхмәт сүзләре дә килә. Саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә алар ул хатларны. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. 

Исәнмесез, Ватаныбыз сакчысы!
Илебезнең иң матур почмакларының берсе булган Арча төбәгеннән Элиана сезгә хат яза. Мин сезнең белән таныш түгел. Ләкин безне туган җиребезгә мәхәббәт берләштерә. Сезнең хәрби хезмәтегез җиңел түгел. Шуңа да карамастан, сезгә көчле һәм нык булырга туры килә. Сез анда сакта торганга, без якты, зур мәктәпләрдә тынычлап укыйбыз, матур киләчәк турында хыялланабыз. Безнең баш очында аяз күк йөзе булсын өчен сез үзегезне аямыйча көрәш алып барасыз. Ватаныбызның шундый ир-егетләре булуы белән мин чын күңелемнән горурланам. Сез дә туган йортыгызны, авыл я шәһәрегезне, гаиләгезне  бик сагынасыздыр. Миллионлаган кешеләр сугышның тизрәк тәмамлануын көтә. Зинһар, үзегезне саклагыз, игътибарлы һәм сак булыгыз. Сезнең һәрберегез безгә бик якын һәм кадерле. Кайсы позициядә булуыгызга карамастан, махсус операциядә катнашуыгыз белән үк сез батырлык кыласыз. Мең-мең рәхмәт сезгә. Минем сезгә бер үтенечем бар: дошманны җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Дөнья матур, дөнья киң. Аның барлык матурлыкларын бергә-бергә тыныч тормышта күрергә насыйп булсын иде. Мин ышанам: сезнең кебек батыр ир-егетләребез булганда, җиңү безнең якта булачак. 
Ихтирам белән Арча бишенче гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Элиана Хәбибуллина.

Исәнмесез, солдат абый!
Сезгә Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 6А сыйныфы укучысы Данир Һадиев хат яза.

Солдат абый, мин сезнең турыда телевизордан күреп торам. Сезнең бомбалар, миналар яңгыры астында курыкмыйча дошман танкларына, самолетларына каршы атакага баруыгызны куркып та, горурланып та карыйм. Сезгә анда бик суыктыр, куркынычтыр инде. Шулай булса да, сез безнең исәнлекне, тынычлыкны саклыйсыз. Безнең күкләребез аяз булуга, өсләребезгә бомбалар шартламавына сезнең зур тырышлыгыгыз, хезмәтегез керә. Сез илебезне уяу саклаганга, без тынычлап мәктәптә укый алабыз, йокыларыбыз тыныч. Урамда да бернидән курыкмыйча йөри алабыз. 
Солдат абый, үзеңнең хәлләрең ничек соң? Син дә туганнарыңны, өеңне сагынасыңдыр инде. Без сезнең исән-сау булып, тизрәк өегезгә, якыннарыгыз янына әйләнеп кайтуыгызны телибез. Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын сезгә. Мин сезнең батырлыкларыгызга сокланам, сезнең белән горурланам. Сыйныфыбыздагы барлык укучылар да сезнең сау-сәламәт, исән кайтуыгызны теләп калабыз. Без сезнең җиңеп кайтуыгызны көтәбез. 

Изге хат
Саклыйсың син туган җиребезне,
Яклыйсың син газиз халкыңны.
Ни хәлләр соң, батыр егет, диеп,
Башлыйм әле сиңа хатымны.
Ни хәлләрең бар, солдат? Син дип язам, ачуланма. Якын итеп, туганымдай якын күреп эндәшәм. Минем исемем Зәлия. Миңа 17 яшь. Быел мин 11 сыйныфны тәмамлыйм. Сиңа авыр шартларда көрәшергә туры килә. Синең тормышың һәр секунд саен куркыныч астына куела. Еш кына – үлем куркынычы. Хезмәтең өчен рәхмәт сиңа, солдат! Синең көндәлек хезмәтең һәм батырлыгың аркасында мин һәм минем якыннарым тыныч йоклыйбыз, җылы, иркен мәктәпләрдә белем алабыз, киләчәк турында хыялланабыз.
Үз хатымны “Изге хат” дип атадым, чөнки син һәм иптәшләрең хаклык өчен көрәшәсез. Сез безнең уртак бөек Ватаныбызны – Россияне яклыйсыз. Сез безнең өчен изге фәрештәләр. Сезнең белән никадәр горурланганымны белсәгез икән! 
Исән-сау йөр, шул сиңа теләк,
Син безнең өчен бик олы үрнәк.
Син безгә терәк, син безгә кирәк,
Туктамый типсен бу батыр йөрәк.
Сиңа булган рәхмәтемне, хөрмәтемне сүзләр белән генә җиткерерлек түгел, батыр сугышчым. Сез – безнең Ватаныбызны саклаучылар, без моны һәрвакыт истә тотачакбыз. Сез тарихка Ватанны саклаучы чын патриотлар буларак кердегез. Сез – герой!
Кадерле батыр егетләребез! Үзегезне саклагыз. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Без сезне бик көтәбез. Җиңү белән кайтуыгызны көтәбез.


Исәнмесез, сугыш кырларында безнең тынычлыгыбыз өчен көч куючы солдат абыйлар!
Минем исемем Аделина. Мин Арча районында яшим, алтынчы мәктәпнең җиденче сыйныфында укыйм.        
Исемнәрегезне белмәсәм дә, сезнең лаеклы, көчле, кыю һәм игелекле икәнегезгә ышанам, туган илебезне яклап көрәшкәнегезне беләм. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк. Сез күрсәткән батырлыклар, хәрби хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең тыныч йокыбыз, киләчәк турында хыялларыбыз тормышка ашсын өчен сез хәзер илебезне яклыйсыз. Без сезнең өчен бик борчылабыз. Сез күрсәткән батырлыклар турында мәктәптә сыйныф сәгатьләрендә сөйләшәбез. 
Һәр көнегез – батырлык. Гаиләләрегезгә, якыннарыгызга һәм Ватаныбызга булган мәхәббәт салынган аңа! Россиянең төрле почмакларында өлкәннәр һәм балалар сезгә, җиңүегезгә ышана. Сугышның барлык авырлыкларын җиңәр өчен үзегезне саклагыз. Сез, һичшиксез, үз йортларыгызга, газиз туган якларыгызга әйләнеп кайтырсыз. Без моңа ышанабыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исәнме, Ил сакчысы!  
Мин 11 сыйныф укучысы, Арча районы Яңасала авылыннан Сафина Зәринә булам. Сезгә тынычлык хакына күрсәткән хәрби батырлыгыгыз, безнең бәхетле балачагыбыз, зәңгәр тыныч күк йөзен һәм төнге күктә йолдызларны күреп, сокланып һәм яратып яши алганыбыз өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм. Сезгә әлеге вакытта төрле сынаулар, авырлыклар аша үтәргә туры килә, аңа карамастан, артыгызга борылып карамагыз. Сез – Россиянең батыр, көчле гражданнары! Бирешмәгез! Без сезгә ышанабыз!

Сәлам, кадерле солдат!
Мин Арчаның алтынчы мәктәбендә, җиденче сыйныфта укыйм. Исемем Әминә. Синең кем икәнлегеңне белмәсәм дә, туган ягыңда тыныч тормышта яшәүче малайлар һәм кызлардан сәлам җиткерергә телим. Илебезгә авыр вакытлар килде. Хәзер сиңа җиңел түгел. Үз Ватаныңны саклаганың, аңа якты киләчәгебез һәм тыныч күкләребез өчен хезмәт иткәнең өчен рәхмәт әйтәсем килә. Син ялгыз түгел, бөтен ил синең белән. Без  сиңа ышанабыз! Мин сиңа һәм бергә хезмәт итүче солдат дусларыңа юлда торган һәр төрле авырлыкларны җиңеп, гел алга атлавыңны телим. Синең ярдәмең белән җирдә яхшылык һәм гаделлек хөкем итсен. Яу кырларында иң зур көч һәм уңышлар гына сиңа! Исән-сау булып, туган йортыңа, якыннарың янына әйләнеп кайт!

Исәнме, минем өчен бик кадерле булган солдат абый! 
Сиңа Түбән Мәтәскә авыл җирлегендә урнашкан Г.Курсави исмендәге күппрофильле лицейның бишенче сыйныф укучысы Камил Гыйльманов хат яза.  
Хәлләрең, сәламәтлегең ничек? Янәшәңдә терәк булырдай дусларың бармы? Мин бу хатымны синең батырлыгыңа горурлану хисе белән язам. Хезмәтең җиңел түгел, син хөрмәткә лаек. Безне тыныч яшәсен, матур, якты, җылы мәктәпләрдә белем алсын дип Ватаныбызны явыз дошманнардан саклыйсың. Ватанга хезмәт итүнең авыр икәнен аңлыйм, шуңа күрә шушы хатымны язып, сиңа ярдәм итәргә телим. Хатны укыгач, күңелеңә рәхәт булып китәр дип ышанам. Чөнки синең янәшәңдә көч биреп торучы якыннарың, туганнарың юк, ләкин алар гел синең янәшәңдә. Синең өчен борчылып торалар. Барлык халык сезнең өчен дога кыла һәм җиңү яулап исән-имин кайтып җитүегезне тели. Җиңү безнең кулларда булачагына ышанам! 
Сау бул! Кайнар сәламнәр белән Камил. 

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X