erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Соңгы очрашу

Сүзем хезмәт ветераны Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РФ мәгариф отличнигы, педагогика фәннәре кандидаты, Арча районы ветераннар советының элекке рәисе Наил Газиз улы Габдрахманов турында.

Ул 2020 елның 29 июнендә 67нче яшендә безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Исән булса, аңа быел 70 яшь тулган булыр.
Ул 1953 елның 15 сентябрендә Арча районының Колачы авылында туган. 1979 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Наил Газиз улы 1973 елда Наласа мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. Ул район үсешенә  зур өлеш керткән шәхес. Гомере буе җитәкче вазыйфаларда эшләде. ВЛКСМның Арча райкомында, КПССның Арча райкомында эшли, мәгариф, мәдәният бүлекләрен җитәкли. Арча педагогика көллияте директоры була. Ул кайда гына эшләсә дә, эшен намус белән, җиренә җиткереп, үзенә генә хас булган җаваплылык тоеп һәм осталык белән башкарды. Халык арасында чын-чынлап зур ихтирам казанды.
Наил Газиз улы лаеклы ялга чыккач та район ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкарды. Районның җәмәгать эшләрендә актив катнашты, ветераннарның хәлен яхшыртуга, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә, тарихи ядкәрләрне саклауга зур өлешен кертте.

Мин Наил Газизовичны күптән белсәм дә, ул район ветераннар советы рәисе булып эшли башлагач, чын дуслар булдык. Мин Яңа Кенәр авылында ветераннар советы рәисе. Ул минем укытучым булды, күп нәрсәне аннан өйрәндем. Яңа Кенәрдә үткән барлык чараларда зур теләк белән катнашты. 

2020 елның 1 февралендә Әтнә районы Яңа Шашы авылы мәдәният йортында Рифат Габидуллинның “Бер капчык арыш” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәне Наил Газизович белән икәү оештырдык. Кичәдә Арча шәһәре һәм Яңа Кенәрнең актив ветераннары катнашты. Бу кичәдә очрашу Наил Газизович белән соңгы очрашу булды. Коронавирус башлану сәбәпле төрле чаралар үткәрүгә чикләүләр кертелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәвәскәр язучы Ташкичү авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рузалия Насыйбуллина үзенең “Күңелем хәзинәсе” китабында Наил Газизовичны шигырь юллары белән искә ала.
Наил китте, ә без калдык ятим,
Ветераннар калды әтисез.
Ничә еллар бергә эшләдек бит,
Аңлый идек аны берсүзсез.
Тыныч, сабыр, гадилеге белән
Сокландырды һәрбер кешене.
Һәркемгә дә ярдәм кулы сузды.
Хөрмәт итте олы-кечене.
Намус белән илгә хезмәт итте,
Дөреслекне һәрчак яклады.
Бик булдыклы, рәхәт кеше иде
Һәр эшендә хөрмәт яулады.
Күңелләрдә калган югалтуны,
Сагыну катыш кайгы-сагышны 
Җиткерергә диеп шул хисләрне
Бу шигырьне аңа багышлыйм.

Бу кичәдә катнашкан актив ветераннарыбыз Фәрхәт Зыятов һәм Равил Габдрахманов шулай ук безнең арада юк. Без аларны юксынабыз, сагынып искә алабыз.
Бу язмам мәрхүм булган Наил, Фәрхәт һәм Равил рухына дога булып барып ирешсен.

Габделбәр Сабиров,
Яңа Кенәр авылы ветераннар советы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X