erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Светофор илендә кунакта

Бу тормышта без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.

Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Хәзерге алга киткән технологияле заманда барыбыз да каядыр ашыга, кабалана. Шунлык белән тирә-ягыбыздагы гади генә әйберләрне күрмибез, аларга карата битарафлык күрсәтәбез. Соңгы елларда юлларда транспорт саны арткананнан арта бара. Бу исә юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен иң кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиеш.

Бүген без 1 номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән” Светофор илендә”дигән темага күңел ачу кичәсе  үткәрдек. Кичәнең максаты- юл йөрү кагыйдәләрен белүне ныгыту, юлда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.                          

Бәйрәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә теләүче кунаклар Буратино һәм Мальвина килүе белән башланып китте. Балалар  аларга юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген  бик теләп сөйләделәр,  юл билгеләренең нәрсә аңлатканын күрсәттеләр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Светофор илендә” балаларны ЮХИДИ хезмәткәре каршы алды. Ул балаларның белемнәрен тикшерде.

Кичәнең кунагы Арча районының профилактика мөдире Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы да килгән иде. Ул аларга бүләкләр тапшырды. Балалар бу кичәдә бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар. Аларга белемнәре киләчәктә дә кирәк булыр дип ышанып калабыз.    Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармыйк. Адымнарыбыз нык, юллар имин булсын!   

 Тәрбиячеләр: Ибрагимова Л.Я., Гильмутдинова А. Г

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X