erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Сынатмаганбыз, шөкер!

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар...

40 еллык озын тәнәфестән соң Урта Пошалым урта мәктәбенең 1982 елда тәмамлаган егет - кызлары янәдән бергә җыйналды. Мин бу очрашуны дәресенә соңга калмас өчен,  йөгерешеп кереп утырган укучыларның  класс сәгате дип кабул иттем. Яраткан укытучыбыз,  күп еллар классыбызны җитәкләгән Надршина Римма Никитична  үзенең йомшак кына тавышы белән,  ләкин үтемле итеп дәресне башлап та җибәрде. Ә без,  инде үзебез дә олыгаеп баручы «укучылар»  аның белән бергә  кызыклы    мәктәп елларына кайттык.  Классыбыз зур иде,  4 авылдан йөреп укучы 37 бала.  Төрле авырлыклар  булгандыр,  тик хәтердә күңелле вакыйгалар,  кабатланмас мизгелләр генә калган.

 Очрашу инде бакыйлыкка күчкән классташларыбыз рухына багышлап дога уку белән башланып китте,  истәлекләр,  җыр,  бию белән дәвам итте. Шунысы куанычлы: кичәге укучылар һәркайсы тормышта үз урынын тапкан.  Аллага шөкер, гаиләләре нык,  тормышлары бөтен.  Гөлира Хәсәнова, Фаил Минһаҗев, Илшат Гәрәфиев, Хәниф Шакирҗанов, Рафис Галиев, Ринат Вәлиев, Илдар Салихов, Люция Халиуллиналар бүгенге көндә дә авыл хуҗалыгының төрле тармакларында тырышып хезмәт куялар, туган нигезләрендә матур итеп тормыш итәләр.  Очрашуга дип ашкынып Арча, Лениногорск, Казан, Мәскәү шәһәрләреннән кайткан классташларыбыз  арасында да күп төрле һөнәр ияләре бар. Кая гына илтеп ташламаган язмыш, нинди генә сынаулар алдында калдырып сынамагандыр ул аларны. Ә шулай да сынатмаганбыз, шөкер! Чөнки гаиләдә, мәктәптә алган тәрбия, белемебез безне гел яхшылыкка өндәде, һәрвакыт Кеше булып калырга чакырды. 

 Укытучыларыбыз Ибраһим Шәфиев, Рафаэль Шәфиев, Мәсгут Хафизов, Хәнәфи Бадыйков, Фәрит Вафин, Гәбделфәрт Шәйнуров, Рәшит Шәйдуллин, Гөлҗәүһәр Борһанова,  Рәшидә Гайнуллина, Рафия Гыйззәтуллина, Нурзадә Шәфиева, Гөлнур Шәйдуллина - ул елларда Урта Пошалым  урта мәктәбендә безгә белем биргән укытучылар - һәркайсы күңелебез түрендә җылы урын алган.  Без аларны чиксез рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашу  бер тын алышында үтеп китте. Яхшы хатирәләр, якты истәлекләр яңарды, сабакташлар үзләрен яшәреп киткәндәй тойды. Күмәк очрашу - үзе бер тарих икән...

Сыйныфташлар белән очрашуларның соңгысы булмасын, аралашып, хәлләрне белешеп, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп яшик дип таралыштылар.

Алсу Зәкәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X