erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Танылган шәхесләр белән очрашулар

Арчаның 3нче мәктәбендә кызыклы һәм файдалы очрашу булды.

 

Мәктәпләрдә Арча районының төрле өлкәләрендә танылган шәхесләр белән очрашулар уздырылып тора.  15 ноябрьдә Арчаның 3нче мәктәбендә үткәрелгән “Данлы Арча – нурлы Арча” исемле кичә дә “Ватан кайдан башлана?” дигән сорау белән башланып китте. Бу чарага районыбызны яхшыртуга лаеклы өлеш керткән шәхесләр – Арчаның “Казан арты” тарих-этнографик музее  филиалы “Әдәбият һәм сәнгать ” музее  җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы,  озак еллар сәүдә өлкәсендә хезмәт иткән Хәкимҗанов Салихҗан Сабирҗан улы, 3нче мәктәптә күп еллар укыткан укытучы Әхмәтова Ләйсирә Минһаҗ кызы чакырылды. Кичә Арча шәһәре буенча сәяхәт рәвешендә оештырылды.  Укучылар “Арча шәһәренең тарихы”, “Шәһәрнең истәлекле урыннары, музейлары”, “Бөек шәхесләре” турында  туплаган мәгълүмәтләре белән чакырылган кунаклар каршында  чыгыш ясадылар.  Кунаклар да укучыларга Арчаның тарихы турында үзләренең   кызыклы истәлекләрен сөйләделәр. Үзләре эшләгән елларны сагынып, шул чордагы мәктәбебезнең бинасын хәзерге яңа бина белән чагыштырып искә алдылар. Хәзерге заман баласына укыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булуын, бары тик тырышып укырга кирәклеге турында да үз киңәшләрен бирделәр. Кичә җыр, бию белән аралашып барды.

       Очрашуларны дәвам итеп, 6 декабрь көнне “Арча көллияте – белем учагы” темасы буенча 4 нче сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате узды. Бу чарага бик күп еллар көллияттә җитәкче булган, ветеран укытучылар Сәгъдиев Илдус Абдрахман улы, Габдрахманов Наил Газиз улы һәм хәзерге вакытта “Әлифба” музее җитәкчесе булып эшләгән Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы чакырылды. Алар укучыларны көллиятнең тарихы һәм хәзерге тормышы белән таныштырдылар.  Илдус абый Сәгъдиев  укучыларга туган як тарихын өйрәнергә кирәк дип әйтте һәм Арча көллиятенә багышланган альбом бүләк итте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның күренекле шәхесләре белән очрашу кичәләре бик күңелле һәм файдалы үтте. Тагы да шундый очрашулар булып, якташларыбыз белән аралашып, туган ягыбыз тарихы турында укучыларга җиткереп торсак иде.

Гөлшат Закирова, Лилия Гыйльфанова,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X