Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тайсә

    Сугыш вакытында безнең гаилә Баку шәһәре янында яшәде. Без өч бала һәм әни. Бервакыт әни мине басуга борщ пешерү өчен кузгалак җыярга җибәрде. Күршеләрнең йорты яныннан үтеп барганда күзем тәрәзәгә төште. Ә анда, тәрәзә төбендә, тәлинкә белән ипи торганын күреп алдым. Авыздан сулар килде…

     

    Кузгалак җыеп кайткач, мин бу турыда әнигә әйттем. Әни миңа ипине карточкага бирәләр, диде. Һәм болай дип аңлатты. Янәсе ипи пешеп җитмәгән, эче чи. Шул ипине ашагач, күршеләрнең эче авырта. Шуңа күршеләр ипине кояшка куеп киптерәләр. Күршедә яшәүче апаның исеме – Хәтирә, ә кызы Тайсә исемле иде.

    Икенче көнне Хәтирә апа кызы Тайсә белән безгә керде. Хәтирә апа миңа кызы белән тоз күленә барырга һәм аннан тоз алып кайтырга кушты. Әнидән шул турыда рөхсәт алырга  кергән иде.

    Без Тайсә белән икәүләп тоз күленә киттек. Килеп җиткәч, Тайсә күлгә тез тиңентен керде дә, ятьмә белән тоз җыя башлады. Ә мин эчкәрәк кердем, тирән җирдә тоз күбрәк дип уйладым. Тозлы күлдә  аяклардан хәтта кан саркып чыкты. Һәм мин тизрәк күлдән чыктым. Тайсә минем аякларны күргәч, капчыгымны алды да, миңа да тоз җыя башлады.

    Икенче көнне без әни, мин һәм Тайсә станциягә тозны ипигә алмаштырырга киттек. Тайсә санитар поездлар торган якка китте һәм “облава”, “облава”, тизрәк читкә китегез, дип кычкыра башлады. Әмма без өлгермәдек. Безнең янга милиционер йөгереп килде дә әнинең кулыннан капчыкны тартып та алды. Капчыктагы тоз җиргә коелды… әни елап җибәрде. Тайсә йөгереп килде дә милиционерга: “Аның бит өч баласы бар, ире фронтта!” дип  кычкыра да башлады. Милиционер: “Тимер юлда хәрби хәл, безгә атарга әмер бирделәр”, – диде. Аннан: “Ярар, иртән килә торган булыгыз, облава булмаганда”, – диде.

    Тайсә бу вакытта тозын ипигә һәм консервага алмаштырып өлгергән була. Өйгә кайткач, Тайсә безгә керде. Үзе белән консерва да алып кергән, консервасы ачык иде, савытта сало. “Әни салоны ашамады, гөнаһ диде, ә сез ачлар, сезгә сало ашау гөнаһ түгел”, – диде. Һәм тагын бер кишер дә алып кергән иде. “Безнең әни фабрикада эшли, аларның анда ярдәмче хуҗалыклары бар, барлык эшләүчеләргә дә икешәр кишер өләшкәннәр. Менә шул кишернең берсен сезгә алып кердем”. Безнең әни кишерне юып, дүрткә бүлде, һәркемгә бер кисәк тиде.  Тайсә безгә кереп йөрде һәм хәленнән килгәнчә булышты.

    Сугыштан соң күршеләргә бер машина килеп туктады һәм әйберләрне төйи башладылар. Тайсәнең әтисе машинага кереп утырды. Аның күкрәгендә орден, медальләр иде. Бер медале “Кавказ оборонасы өчен” бирелгән. Тайсә мине кочаклап һәм үбеп алды. Һәм болай диде: “Син молодец, укы, синең бар да яхшы булыр!”

    Еллар үтте. Ә үткәннәр онытылмый. Тайсәнең сало белән немец консервасы да онытылмый... Бүгенге көндә үзем генә яшим. Хәлемнән килгәнчә эшләп торам. 85нче яшем китте. Тормыш дәвам итә.

    Абдулкасыйм Кадермәтов.

    Арча

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: