erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Түбән Мәтәскә мәдәният йортында спектакль уйныйбыз

Бу көннәрдә спектакль белән яшәдек...

 

11 мартта Түбән Мәтәскә мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Сагынган чакларымда” пьесасы сәхнәләштерелде. TACCPның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан куелды ул.

Эчтәлеге буенча вакыйга XXI гасыр башында һәм 1935-1945 еллар эчендә бара. Әлеге пьесада хатын-кызларның, яшүсмер егет-кызларның тылдагы авыр хезмәте, тол хатыннарның яу кырында һәлак булган ирләрен көтү ачысы, әтисез калган балаларның ятимлеге тасвирлана. Автор сугыш чоры кешеләренең эчке дөньясын тасвирлау аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм хәсрәт кебек төшенчәләрнең чын асылын ачарга омтыла.

Үзешчәннәрнең һәм мәдәният хезмәткәрләренең сәхнәдә уйнаулары  һич тә артистларныкыннан ким булмады. Моның өчен бик күп көч, тырышлык сарыф ителгәне күренеп тора. Зал тутырып килгән тамашачы спектакльне бик җылы кабул итте. Берничә көн авыл халкы шул спектакль белән яшәде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова да спектакльне карады. Бездән бик кәнәгать калды. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов барлык катнашучыларга, зур рәхмәтен белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Спектакль Иске Кырлай авыл җирлекләренә кергән барлык мәдәният йортларында күрсәтелде.

Киләчәктә дә спектакльләр уйнауны дәвам итәрбез, алар күңелләребезгә рухи азык бирә, йөрәкләребезгә дәрт өсти...

Алинә Вәлиева,

 Түбән Мәтәскә китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X