Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әтием турында истәлекләр

    Әтием, Рәхимов Якуб Мөхәммәдрәхим улы, 1923 елның 8 октябрендә Орнашбаш авылында туган. Сагынабыз

    Әтисе гади крестьян булган. Бабай Оренбург шәһәренә йөреп сәүдә иткән, шулай көн күргән. Бабайның беренче хатыны үлгән. Гайниҗамал әби биш бала өстенә килгән. Гайниҗамал әбидән туган әти гаиләдә икенче бала булган. Абыйсы Әхмәтгариф. Әтидән соң тагын дүрт бала булган. Мөнирә, Рәшидә, Рәисә, Харис. Бүген инде Харис абыйдан башкалар (беренче хатынныкы да, Гайниҗамал әбинеке дә) – барысы да бакыйлыкка күчте. Әтием 1985 елның 25 июлендә дөнья куйды. Урыннары оҗмахта булсын.

    Әтием бала чактан ук бик чая, шаян, шук бала булган. 8 яшь тирәләре булганда аларның өеннән бөтен нәрсәне алып чыгып киткәннәр. Янәсе, кулак гаиләсе. Әйберләрне алырга килгән берәү әбине жәлләгәндер инде, “Гайниҗамал, бу урындыкларга балаларны утыртып куй, алайса урындыкларсыз да калырсыз”, – дигән. Әби шулай эшләгән дә. Бабайны сөргенгә сөргәннәр. Ул анда ат җигеп эшләгән. “Ашарга юньләп бирмәгәннәр, ачтан тилмергәннәр”, – дип сөйли иде әтием. 1936 елны бабайны кайтарганнар. Озак яшәмәгән, 1948 елда вафат булган. Бабай сөргендә вакытта балаларны әбигә берүзе тәрбияләргә туры килгән. Әби дә, әти дә бу вакыйгаларны күз яшьсез сөйли алмыйлар иде.

    Әти: “Раскулачивание дөрес булмады, без үз көчебез белән мул яшәдек, кеше таламадык, кайчан да булса аңларлар әле ялгышканнарын”, – дия иде күңеле әрнеп. Әти башта Орнашбаш мәктәбендә укыган. 8нче сыйныфны Субаш Аты мәктәбендә тәмамлаган. Мәктәптән соң авылда гади колхозчы булып эшләгән.

    1942 елның 25 мартында армия сафларына алалар. Армиядән сугышка керә. Берлинны яулап алу бәрелешендә катнашканы һәм сугыштагы батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены  һәм медальләр белән бүләкләнә. Венгрия, Чехословакия һәм башка сугыш операцияләрендә катнаша. Ул артиллерист. Әтинең командиры Украинадагы Анатолий Дрига була. Ул командиры турында гел яхшы хатирәләр генә сөйли иде. “Берничә тапкыр ул мине үлемнән алып калды, минем дә аңа ярдәм иткән вакытларым күп булды. Пулялар баш өстеннән очып кына торыр иде. Без үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очраштык”, – дип сөйләр иде. Җиңүнең 30, 35 еллыгына командир Анатолий Тимофеевич Дрига 4 сугышчыны Курск дугасында очраштыра. Әти дә очрашуга бара. Аларның бергә төшкән фоторәсемнәре дә саклана. Әти командиры белән гел хат алышып, күрешеп торды. 1976 елның августында Венгриягә барып, сугышта булган урыннарын карап кайтты. Сугыш вакытында 1945 елның сентябрендә Эстергом шәһәрендә, 1947 елны Ананьев шәһәрендә булган. Фоторәсемнәре гаилә альбомында бар.

    1947 елның маенда туган авылына кайта һәм гади колхозчы булып эшли башлый. 1948 елны кыр бригадиры итеп билгелиләр. Ул үз эшен яратып, намус белән башкара. 1951 елда колхоз рәисләре, агрономнар әзерли торган 3 еллык техникумга укырга җибәрәләр. 1954 елда укуын яхшы билгеләренә тәмамлап, агроном дипломы алып кайта. 10 октябрьдән колхоз рәисе итеп билгеләнә.

    1958 елны Орнашбаш һәм Утар Аты колхозларын берләштереп, “Байрак” колхозы оеша. Рәисе безнең әти була. 1960 елны өч колхозны берләштерәләр  (Югары Аты да өстәлә). Рәисе тагын безнең әти. Аннан колхозга Субаш Аты, Яңа тормыш авыллары да кушыла. Әти берләшкән 5 колхозны җитәкли. Ул шул чорда яхшы эшләгәне өчен күп мактаулар, бүләкләр ала. Әтине белгәннәр гел яхшы сүз белән генә искә алалар. Авылдашыбыз Таһир Фазыл улы Әхмәтов менә ниләр сөйли: “Якуб абыйны күбесенчә Орнашбаш авылы халкы, туганнар аша беләм. Мин авылдан 60нчы елларда чыгып киттем. Якуб абыйның итагатьле, махсус белемле кеше икәнен, яхшы оештыручы булганын кайда гына сөйләмәделәр дә язмадылар икән. Ул вакытта абыем Юныс Әхмәтов Якуб абыйның шоферы булып эшләде. “ГАЗ–21” машинасында эш буенча кайда гына булмадылар. Якуб абый абыемны Чистайга механиклыкка укырга җибәрә. Укып бетереп, Чистайга дип-ломга барганда боз өстендә фаҗигагә юлыга. Абыйны бик авыр хәлдә, аңсыз рәвештә, Чистай больницасына китерәләр. Хәйран вакыт аннан бернинди хәбәр булмый. Якуб абый аны Чистайга барып, эзләп табып, баш табиб белән сөйләшеп, реанимациядән палатага салалар. Туганнары, белгән кешеләре юк икән дип, абыйны юньләп карамаганнар. Баш табиб белән сөйләшкәннән соң абыйны ныклап торып дәвалый башлыйлар. Ул аңына килә. Дәваланырга Казанга озаталар. Тагын Якуб абыйдан башка булмады. Мин ул вакытта, Якуб абый тырышлыгы белән, авыруны озатучы булып санитар самолетка утырып бардым. Халыкка да бик ярдәмчел булды ул Якуб абый. Яхшылыклары онытылмый...”.

    Күрше Утар Аты авылыннан Кәүсәрия Хәкимҗанова исән вакытта болай дип сөйләгән иде: “Мин Якуб абыйны үзем авыл Советы секретаре булып эшли башлагач кына белдем. 1973 елдан Якуб абый белән бергә, аның кулы астында эшләргә туры килде. Ул киңәш һәм сорау белән килүчеләргә мәрхәмәтле иде, тиешле киңәш тә бирә, үгетли дә иде. Кешегә бервакытта да начарлык теләмәде, бәлагә тарытмады. Барыбызның күңелендә Якуб абый яхшы, кешелекле, намуслы, әйбәт җитәкче булып калды”.

    Авылыбызның мулласы Мөнир абый белән күп еллар бергә (Мөнир абый прораб) колхозда төзелешләр алып бардылар. Утар Аты авылына таштан 2 катлы мәктәп салдырдылар. Мәктәпне Утар Атыга салу – дөрес юл, минемчә, чөнки ул тирә-яктагы һәр авылга да тигез ераклыкта. 1971 елда яңа мәктәп әзер була. Укытучылар өчен финский йортлар да төзелә. Мәктәп янына интернатын да оештырып куялар. Фермалар да төзиләр: Орнашбашта сыер фермасы, Утар Атыда дуңгыз фермасы, Субаш Атыда сарык фермасы.  Клуб-лар, кибетләр дә төзелә. Әти эшләгән чорда авылда зур буа буалды. Су сиптергечләр белән бик күп җирләр сугарылды. Башкарылган эшләрне санап бетерерлек түгел.

    Реклама

    Әтигә җитәкче буларак, милиционер, психолог та булырга туры килгән. Безнең өйдән бервакытта да кеше өзелмәде. Кем киңәш сорый, кемнең гаиләсе бозылган, кем... Ул вакытта колхозда ашханәләр юк иде. Әти һәрвакыт районнан килгән кешеләрне өйгә алып кайтты. Әнием аларны якты йөз, тәмле ризыклары белән каршы алды.

    Әти гомере буе халык өчен яшәде. 20 елга якын колхоз рәисе булып эшләде. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, үзенең теләге буенча, җиңелрәк эшкә күчерделәр. 1973 елның июнендә Утар Аты авыл Советы рәисе итеп сайланды. 1982 елда “Байрак” колхозына азык әзерләү буенча рәиснең урынбасары итеп билгеләнде.

     28 ел эчендә 7 тапкыр райком әгъзасы, 9 тапкыр район Советы депутаты булып сайлана.

    1949 елны әтиебез өйләнә. Хәдичә исемле кыз белән кавышалар. Матур гына яшәп китәләр. Бер-бер артлы балалар туа. Нәкыйп, Нәкыя, Габдулла, аннан соң игезәк балалар... Әмма Нәкыйп абыйның, Габдулланың һәм игезәкләрнең гомерләре кыска була... Мин бер үзем кадерле кыз булып яшәп калганмын.

    Нәкыя Әүхәдиева.

    Орнашбаш.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: