Тормыш сынаулары
Чабаталы балачак, балтырганлы шулпа, кычытканлы ашлар, өшегән бәрәңге. Ут яшьлек. Хәсрәт суы. Әмма кадерле картлык.
Боларның һәммәсе дә Печмәнтау авылында яшәүче Тәкъмилә апа Мәгъсумованың гомер юлында эз салып үткән язмыш сынаулары. “Картлык көнем кадер-хөрмәттә үтә, – дип каршы алды ул мине. – Улым белән киленем тәрбиясендә яшим. Өстем чиста, тамагым тук. Мичкә ягып су җылытасы юк, тәүлек буе җылы су. Кунакка кайткан оныкларым “әби” дип өзелеп тора. Шушындый рәхәтлеккә кинәнер өчен картаерга кирәк булдымы икәнни миңа!”.
Тормыш Тәкъмилә апаны шактый каккан. Балачагы гына да ни тора! Сугыш алды елларында туып, иркәлек күргәнмени ул?! 1932 елның 26 августында Яңа Кенәр авылында әтисе Гарәфетдин, әнисе Шәмсенур гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аннан соң ике ир бала туа. Уртанчы малай кечкенә чагында ук авырып үлә. Энесе Фердинанд гаиләсе белән байтак еллар аралашып яшиләр. Тик аның да гомере кыска була. Күпме сынаулар үтә энесе. 52 яшендә хатыны үлеп, өч бала белән тол кала, яңадан өйләнә. Балаларга әни булыр дип өйләнә. Тик анысы да авыртып үлеп китә. Берүзе кызларны үстереп, кияүгә бирә. Үзе бик оста газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Күпме авыл кешесен куандырып, өйләренә батареялар кертеп, җылылык булдыра. Мондый оста эретеп ябыштыручылар бик сирәк шул хәзер.
Фердинанд абыйны Яңа Кенәр халкы бик яратты һәм аны бик сагыналар, урыны җәннәттә булсын. 74 яшендә кызлары әтиләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. “Бертуганнарымнан хәзер үзем генә калдым”, – дип Тәкъмилә апа күз яшьләре белән искә алды. “Үткәннәрне уйлыйм да исем китә”, – дип узган тормышын сөйләп китте ул.
Колхозда шофер булып эшләгән әтисен Чиләбегә хәрби “уенга” җибәрәләр. 1941 елда сугыш башлана. 1939 елны Чиләбедәге “уенга” дип киткән әтисен сугышка алалар. Әнисе кулында өч бала кала. Сугыш башланганда Тәкъмиләгә 10 яшь була. Ач әниләр ничек итеп көнне төнгә ялгап эшли алдылар икән?! “Әнинең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә, – дип сөйли Тәкъмилә апа. – Һай, балалар, күкрәгемә терәп ипи кисеп ашаткан көннәрем булырмы икән сезгә, дип елый иде әни”.
Басудагы эшләргә әнисе кызы Тәкъмилә белән улын ияртеп алып чыга торган була. Җирләр кардан арчыла башлагач, авыл халкы җиңел сулап куя. Чөнки кырда балчык астында калган өшегән бәрәңгеләр чыга. Алар шуны җыеп, кабыгын әрчеп пешерә торган булалар. Бу хәл сугыштан соң да дәвам итә.
“Колхоз басуыннан кайтып кермәдек, – дип сөйли Тәкъмилә апа. – Борчак чаптык, башта аны кул белән йолкыдык, аннан чалгы керде”.
1943 елны каты яраланып, әтисе 20 көнгә ялга кайта. Тик аны тазарып бетмичә 12 көннән сугышка алып китәләр. Яңадан стройда барганда пуля тиеп егылып кала. Мәетләр арасыннан табып алып чыгалар. Һәм госпитальгә озаталар. Яңадан госпитальдән сугышка җибәрәләр. Шул китүдән хәбәр бетә. Иптәшеннән хат килә: “Хәбәрсез югалды”, – дип. Тик хәбәрсез югалганнар исемлегендә әтисенең исеме булмый. Сугыш бетсә дә Тәкъмилә апа әле дә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исемләнгән әтисенең язмышы ачыкланыр дип түземсезлек белән көтеп яши. Бирсен Ходай, бәлки әле Бөек Җиңүнең 80 еллыгына ачыкланыр.
10 классны Яңа Кенәр мәктәбендә бик яхшы билгеләренә генә укып бетерә. Кызның тырышлыгын исәпкә алып, Яңа Кенәр башкарма комитетына (ул вакытта Кызыл Юл районы була) эшкә алалар. Бераздан Кызыл Юл районы булган Яңа Кенәр Әтнәгә кушыла. Тәкъмиләне Өҗем мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Кызда читтән торып уку теләге көчле була. Казанга барып имтихан бирә. Укырга керә. Тик әнисе каршы килә. “Минем сине укытырга көчем җитми”, – дип хат яза. Тәкъмилә кайта. Печмәнтау авылына клуб мөдире итеп эшкә җибәрәләр. Клубта концерт куеп йөргән чибәр кызга Малик исемле егетнең күзе төшә. Танышып, гаилә коралар. Никах укытып, матур гына яшәп китәләр. Дүрт бала үстерәләр. Ике малай, ике кыз. Аларны башлы-күзле итәләр. Малик абый да төшеп калган егет булмый. Алтын куллы балта остасы, оста тегермәнче була. Тик озын гомерле генә була алмый, пенсиягә чыккач, 63 яшендә авырып үлеп китә. Бик әйбәт кеше иде ул. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Бу хәсрәтләрдән Тәкъмилә апага догалар булыша. Аллаһы Тәгаләдән сабырлыклар сорый. Мәрхүм булган якыннарына зиратларга барып, дога кыла.
Сөбханалла, Тәкъмилә апаның күңеле көр, елмая, шаяртып та ала, матур итеп сөйләшә. “Арча хәбәрләре” газетасын яратып укый. 92 яшен тутырган олы җанлы Тәкъмилә апага сокланмый мөмкин түгел. “Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, миңа озын гомер бирде”, дип ул рәхмәт укый, тормышына шөкер итә. “Ничек кенә булмасын, шулай язган икән, димәк, без яшибез”, – ди ул.
Зөлфия Минһаҗева.
Печмәнтау
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев