erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Туган җир җылысын тоеп: Яңа Кенәрдә Рафаил Төхфәтуллинның 100 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган, истә калырлык үз геройлары белән танылган каләм иясе Рафаил Төхфәтуллинның тууына быел 100 ел тулды. Рафаил Төхфәтуллин безнең авылда тумаса да, без, Яңа Кенәрлеләр горурланып аны үзебезнең авылдаш дип атыйбыз. Чөнки аның балачагы һәм яшьлек еллары безнең авылда узган.

9 нчы февраль көнне без, “Туган җир җылысын тоеп” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырып, язучыны зурлап искә алдык. Кичәдә Рафаил Төхфәтуллинга бәйле булган авылдашлар: Хусаинова Гәүхәрия апа, Шафигуллина Венера апа, Хусаинов Даяр абый һәм Илзира Садировалар катнашып, язучы турында матур истәлекләр белән уртаклаштылар. 

Рафаил Төхфәтуллинның күп кенә әсәрләрендә безнең Яңа Кенәр авылы һәм күрше авыл кешеләре телгә алына. Бу язучының безнең авыл белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлата. “Җиләкле аланнар” дип исемләнгән әсәрендә дүртенче алан дигән бүлеге тулысы белән безнең авыл турында. Язучының чын авыл кешесе һәм аның тормышы турында язылган “Йолдызым” дигән бик матур әсәре бар. Бу әсәр мәхәббәт, тугрылык һәм хыянәт турында. “Йолдызым” повесте героинясының прототибы – Яңа Кенәр авылы кызы белән бәйле. “Авылдашым Нәби”дә председатель Кашшафның прототибы безнең күрше авыл - Ташкичү авыл кешесе Әнәс абый булган. Кичәдә Әнәс абыйның улы Илдар һәм килене Римма апалар катнашып, үзләренең хис – кичерешләре белән уртаклаштылар. 
Мәмсә авылының Дәүләт атлы кешесе белән Рафаил Төхфәтуллин Донбасс якларында бергә эшли. Сугыштан кайткач, Әлмәткә күченеп киткәнче алар дус булып аралашып яшиләр. Бу кичәдә Дәүләт абыйның килене Гөлшат апа һәм күршесе Зарипов Мәсгуть абый да кунак буларак катнаштылар. Алар бик матур җылы сүзләр белән Дәүләт абый турында сөйләделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әдәби кичәнең иң кадерле һәм көтелгән кунагы язучының улы Рөстәм әфәнденең кайтуы булды. Рөстәм әфәнде ашкынып, дулкынланып кайтты бу кичәгә. Әтисе турында, аның иҗаты турында тулы мәгълүмат бирде. Шулай ук, үзе дә бик күп кызыклы фактлар белән танышты. Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе китапханәчеләре оештырган бу кичә язучы турында матур истәлекләрне барлап һәм үзешчәннәребезнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Яңа Кенәр авылы китапханәчесе Гөлшат Нәбиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X