erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Туган телнең туган көне!

Апрель ае--яз кояшы Бүген тантана итә, Илемә, туган җиремә. Тукай бәйрәме килә.

Балаларга тәрбия бирү- тормышыбызның  иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар - безнең һәм илебезнең киләчәге. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Без Кәче балалар бакчасы тәрбиячеләре шуны истә тотып, бөек  шагыйребез Габдулла Тукайның туган  көнен билгеләп, сабыйлар белән күркәм чара үткәреп җибәрдек. 

Горур  Тукай, туры  Тукай- 

Халкымның  асыл  улы. 

Гасырлардан-гасырларга 

Киң,  якты  аның  юлы. 

Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, туган теленә, йортына, җиренә, мәдәниятенә мәхәббәт уяту, туган як тарихын җиткерү максат итеп куелды.  

Данлыклы  Тукай  маршы   яңгырый.  Апрель  ае  безгә  Бөек  шагыйрь   Габдулла   Тукайны  бүләк  иткән,  апрель  ае  аны  алып та  киткән.  Тукайны  югалту  ачысы   шулкадәр  көчле  булган,   шул  вакытның  танылган  композиторы  Заһидулла  Яруллин  бер  төн  эчендә  шушы  маршны  иҗат  иткән.  Ә  бит  аңа  бары  27  яшь  булган.  Зурлар  өчен  генә  түгел,  балалар  өчен  дә  бик күп шигырьләр,   әкиятләр,  мәсәлләр   язып  калдырган.    

Тау   башына   салынгандыр  безнең  авыл, 

Бер   чишмә  бар,  якын  безнең   авылга  ул, 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аулыбызның   ямен,   суы  тәмен  беләм, 

Шуңар   күрә,  сөям   җаным,  тәнем  белән. 

Әти-әнисе үлгәннән соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр… Әмма соңгы сулышына кадәр Тукай татар милләте, татар теле белән горурланган… 

Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. Тукай кыска гына гомере эчендә халыкның бәгыренә үтеп керерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган. Габдулла Тукай шигырләрен сабыйлар яттан сөйләп, яудырып кына тордылар.  

Балалык рәхәтеннән, бәхетеннән мәхрүм ителгән Тукай күңел җылысын әкиятләре, шигырьләре аша балаларга тапшыра. Теле бик гади, балалар аңларлык телдә тасвирланган серле урманнар, хайваннар дөньясы үзенең могҗизалары белән кызыктырып, мавыктырып әллә кайларга алып китә. Балалар белән Габдулла  Тукайның  “Бер гөл” исемле шигыре  буенча  күренеш тә куйдык. Бик матур чыкты. 

Данлыклы якташыбыз иҗаты кешене әхләкый баета, рухи үстерә, туган телебез- татар теленең матурлыгын, байлыгын ачып бирә. Балалар күңеленә телебезгә карата мәхәббәтне Г.Тукай иҗаты аша салу җиңел. Мондый мөмкинчелекне ычкындырырга ярамый! 

МБДОУ “Кәче балалар бакчасы”тәрбияче Дусаева Наиля Хамматовна. 

Чарадан фото-күренешләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X