erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Тугыз ел вакыт үтте...

Без иптәшем белән бер ул, бер кыз үстердек. Икесе дә буйга җитеп урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап, Казан шәһәрендә һөнәр алдылар, уку йортларын уңышлы тәмамлап, яхшы эшләргә урнаштылар.

Улыбыз Алмаз армия сафларына барып кайтканнан соң, рус кызы белән гаилә корды. Беренче куанычлары – кызларының тууын көттеләр. 2013 елның 10 сентябрендә оныгыбыз Элинә туды. Тик улыбызга гына бу сабыйны кулына алып сөяргә насыйп булмады. 15 сентябрьдә авылга бәрәңге алырга кайтканда, юл фаҗигасенә очрап, 24 яшен дә тутырмаган газиз улыбыз 5 көнлек сабыен калдырып, салкын җир куенына керде. Алмазны озатырга сабантуй мәйданына җыелган кадәр халык килгән иде.

Улыбызны күмгәч, бездә яшәү өмете бетте, күз яшьләре белән улыбыз кайтыр дип тәрәзәдән күзне алмадык. Менә шул вакытта әтисеннән 5 көнлек булып калган оныгыбыз безгә яшәү көче бирде. Киленебез икенче иргә тормышка чыкты. Оныгыбыз 1 айдан бөтенләйгә безнеке булып калды. Сабыйны карашырга ул вакытта күршеләр, авылдашлар бик булышты.

Алмазыбыз үлгәнгә быел 9 ел вакыт үтте... Улыбызның иптәшләре менә инде 9 ел буе оныгыбызның туган көненә бүләк бирмичә калмыйлар. Быел да 15 сентябрь көнне, Алмазның үлгән көненә туры китереп, авылдашыбыз, улыбызның дусты Раил кыяр-кыймас кына капкадан керде һәм “Без Элинәнең туган көненә акчалата бүләк әзерләдек”, – дип, миңа бүләген бирде. Раилгә карап, “Ничә еллар буе онытмыйсыз, ничекләр рәхмәт әйтеп бетерим сезгә”, – дип кенә әйтә алдым.

“Кеше китә – җыры кала” дигән әйтем бик туры килә бу очракта. Улыбыз китсә дә, аның газиз кызын авыл халкы да, улымның иптәшләре дә онытмый. Бу егетләрнең һәммәсенә хәвеф-хәтәрсез юллар, гаиләләренә җан тынычлыгы телим. Улларым кайта дип куанып көткән әти-әниләргә газизләрен күрергә язсын. Сабыйлары ятим үсмәсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Оныгыбыз хәзер зур кыз булып килә. Иске Ашыт мәктәбенең 3нче сыйныфында укый. Безгә шушы баланың куанычларын күреп яшәргә язсын.

Зөлфия Минһаҗева.

 Печмәнтау 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X