erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Убырлы карчык белән бергә юл кагыйдәләрен өйрәнәбез

Бу тормышта без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз.Ә юл аңа кагылышлы кагыйдәләрне төгәл үтәүне таләп итә. Хәзерге алга киткән технологияле заманда барыбыз да каядыр ашыга, кабалана. Шунлык белән тирә-ягыбыздагы гади генә әйберләрне күрмибез, аларга карата битарафлык күрсәтәбез. Соңгы елларда юлларда транспорт саны арткананнан арта бара. Бу исә юлларда бик сак йөрергә кирәклеген искәртә. Балаларыбыз исән-имин йөрсеннәр өчен иң кирәкле һәм гади юл йөрү кагыйдәләрен балалар бакчасыннан ук белергә тиеш.

   Бүген безнең 1 номерлы балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары, физик тәрбия инструкторы Низамиева Ильмира Әдхәм кызы белән берлектә "Убырлы карчык белән бергә юл кагыйдәләрен өйрәнәбез"дип аталган чара үткәрдек. Чараның максаты- юл йөрү кагыйдәләрен белүне ныгыту, юлда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.                          

Чара балалар янына адашып, юл хәрәкәт кагыйдәләре турында берни дә белмәгән убырлы- карчыкның килүе белән башланып китте. Балалар убырлы- карчыкка юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген  бик теләп сөйләделәр, төрле юл билгеләренең нәрсә аңлатканын күрсәттеләр. Чара ярыш формасында үтте, ахырдан имтихан бирүләре белән, балалар үзләренең белемнәрен сынадылар.                    

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чараның кунагы Арча районының профилактика мөдире Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы да килгән иде. Ул аларга бүләкләр тапшырды. Балалар бу чарада бик теләп катнаштылар һәм канәгать калдылар. Аларга белемнәре киләчәктә дә кирәк булыр дип ышанып калабыз. Юлларда хәркайсыбыз да сак йөрсәк иде.                          Тәрбиячеләр: Мифтахова С.Р. Лесенко Д.О. Физик тәрбия инструкторы: Низамиева И.Ә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X