erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Уйлама әле куңел үткәннәрне,ничә яшькә килеп җиткәннәрне

Өлкәннәр ун көнлеге кысаларында, Ташкичүдә бик тә кирәкле, файдалы кичә үтте.

Кирәкле, чөнки илләребез тыныч, көннәребез матур, күкләребез аяз, күңелләребез күтәренке булсын өчен, сугышлар бетеп ир- егетләребез исән- имин кайтуларын теләп, Аллаһтан ялварып җәмәгәть белән догалар кылынды, теләкләр теләнде. Файдалы, чөнки үтемле вагәзьләр , мөнәҗәтләр сөйләнде, барысы да күңелләргә кереп калды, күпмедер булса да хисләрне уятты, уйландырды. Кичәбез ике өлештән торды.

Сәхнәдә Рая ханым Ахунованың вагәзьләре, теләкләре, тәбрикләү сүзләре булса, икенче өлеше күчтәнәчләрдән сыгылып торган рызык тулы өстәл артында дәвам итте. Шул ук вакытта мөнәҗәтләр әйтелде, Илдус авылыннан Хабибрахмановалар гаиләсе "Бисмиллаһ", "Сабыр булыйк" исемле мөнәҗәт әйтсәләр, Рая абыстай дә матур , моңлы тавышы белән мөнәҗәтен дәвам итте.

Рузалия апа үзе иҗат иткән матур , күңелле шигыйрларын укыды, китапларын кунакларга бүләк итте, үз чиратында кунакларыбыз да буш килмәгәннәр иде, Ветераннар совете исеменнән Сагидә ханым чыгыш ясап, үзе үргән гөл чүлмәген бүләк итеп бирде. Озын сүзнең кыскасы, барлык килгән кунакларга, авылдашларга, китергән күчтәнәчләргә һәм шушы кичәне үткәргәндә хезмәте кергән, күчтәнәчләр өчен акчалата ярдәм иткән дусларыбызга, хезмәттәшләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез, укыган корьәннәребез, теләкләребез кабул булсын. Әмин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу кичәбез китәпхәнә белән берлектә үткәрелде, Венера ханым куйган китап күргәзмәсендә дә дини тәрбия, вагәзьләр җыентыгыннан торган, Җәлил хәзрәт, Рузалия апа китаплары урын алган иде, өлкәннәребез бу күргәзмә белән дә бик теләп таныштылар. 

Ташкичү авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X