erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Укыган догаларыбыз кабул булсын

Укыган догаларыбыз кабул булсын

Күпербаш авылында мәчетебез якты, җылы, чиста. Мәчеткә догалар укырга йөрибез. Замир хәзрәт бик зур тырышлык куя. Абыстаебыз Венера көн дә укыган догаларыбызның мәгънәсен вәгазьләр сөйләп аңлата. Үзебезнең Күпербаш авылы егете Руслан Әһлиев авыл халкын җыеп, ифтар мәҗлесен зур итеп үткәрде. Алмаз Зәйнаков бик тәмле итеп пылау пешерде. Замир хәзрәт мәҗлесне догалар укып башлап җибәрде. Рәүс хәзрәт вәгазь сөйләде. Шушы ифтар мәҗлесендә акчалата булышкан Күпербаш халкына бик зур рәхмәт. Ахырдан олы яшьтәге, авырып килә алмаган кешеләргә күчтәнәчләр тараттык. Аллаһы Тәгала ризалыгы өчен булсын. Әмин.

Тоткан уразаларыбыз, укыган догаларыбыз кабул булсын. Әмин. Күпербаш авылы кешеләренә исәнлек-саулык теләп калучы Нурҗиһан Васыйлова, Күпербаш.

Күпербаш мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә  Вәлиева бу турыда язып, фотолар белән үзләренең мәдәният йоры контактына да куйган. Миләүшәнең үзе белән дә сөйләштек.  "Мәрьям" мәчетендә Ифтар мәжлесе уздырылды, - дип яза ул. -  Аллага шөкер мәчетебез ишекләре һәр көнне теләге булучылар өчен ачык. Биредә намаз укырга, Коръән чыгырга йөрүчеләр байтак. Ураза аенда ифтарлар да биредә уздырыла. Быел беренче ифтарны Аглиев Руслан оештырды. 
   "Мин - Руслан. Купербашта минем балачагым, усмер елларым узды, чөнки бу авыл әниемнен туган авылы, шунлыктан ул мина бик якын. Аллага шөкер, уземнен авылдашларымны ифтарга жыйдым. Мин узем  Мәскәүдә Россия Президенты каршындагы Гомумроссия халык фронтында эшлим . Татарстан республикасы буенча волонтёр-эксперт. Төп максатыбыз - солдатларга гуманитар ярдәм иту, мохтажларга булышу."- диде Руслан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Изге эшләрең өчен рәхмәт Руслан, уңышлар сезгә! Тагын өстәп шуны да әйтим, Руслан мәчеткә суыткыч бүләк итте. Йөргән юллары уң булсын!".

Күпербаштан Нурҗиһан Васыйлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X