erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ул хәзер икенче Сәвия!

Сөенә беләсеңме?

Хәзер күңел төшенкелегенә бирелүчән кешеләр күбәйгән кебек. Элек тормыш никадәр авыр булса да бауга менмәгәннәр, ә хәзер?

Хәтта хатын-кызлар. Бу хакта без күпләр белән сөйләшеп карадык. Төрле фикерләрне ишеттек, әмма “Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый”, дигән фикерне күбрәк ишеттек.

Минем үземә бер хатын тормышның кызыгы калмавы турында сөйләде.  Балалары үсеп җиткән, үз тормышлары белән яшиләр. Ире исән-сау. Әмма тормыштан кызык тапмый. Шактый сөйләшеп утырдык без аның белән.

– Беләсеңме, бер акыллы философ көнгә кимендә биш шатлык таба белергә кушкан. Я, табып кара әле, синең биш шатлыгың бармы? – дип сорадым мин аннан. Әңгәмәдәшем уйлана калды. Биш шатлыкны таба алмыйча азапланды.

– Иртән син, Аллага шөкер, исән-сау уяндым, якты иртәне күрү бәхетенә ирештем, дип әйтәсеңме?

– Юк, урынымнан авырлык белән торып китәм.

– Беренче шатлыгың шул синең – шөкер итеп, йокыдан тору.

– Ирең белән кара-каршы утырып чәй эчү куаныч түгелме?

– ...

– Кул эшләрен яратасыңмы?

– Юк, түземлегем җитми.

– Тавык-чебеш тотасыңмы?

– Әйе, бройлерларым бар.

– Әйбәт үсәләрме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Быел бигрәк тә әйбәт үсәләр, – дип җанланып китте әңгәмәдәшем.

– Бу шатлык түгелмени?

– Арча стадионына, “Казансу” паркына төшкәнең бармы?

– Юк.

– Шунда төшеп, рәхәтләнеп бер җәяү йөреп мен әле!

– Район Мәдәният йортына концертка барганың бармы?

– Юк. Күптән барган юк.

– Бар әле! Дәртле яшьләр концертын карап кайт. Мәсәлән, Фирдүс Тямаев концертын.

Танышым ничектер күңеллеләнеп, җанланып китте. Канәгать булып саубуллашты.

Күпмедер вакыттан соң шалтырата бу. Тавышына кадәр үзгәргән. Рәхмәт әйтә. “Төштем бит мин стадионга, – дип сөйләп китте ул. – Андагы үзгәрешләр, хикмәт икән анда хәзер. Җәяү йөриләр, чаңгыда, чанада шуалар. Чаңгы сатып алып кайттым. Апаң хәзер спорт белән шөгыльләнә. Концертка да бардым. Балалар белән Казанга кадәр чыгып киттек. Тамашачы да хәзер элекке тамашачы түгел икән. Дәртле көйләргә түзә алмыйча бии-бии концерт карыйлар. Күңелләрем үзгәреп кайтты. Мин икенче хәзер, икенче Сәвия!” Исемен үзгәртеп яздык.

Хөрмәтле газета укучылар, сез дә фикерләрегез белән уртаклаша, киңәшләрегезне бирә аласыз.

Әлфия Сәгыйтова.

Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X