erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

         Утырма ” Бер яшьлектә, бер картлыкта”

Ак-Чишмә китапханәсе китапханә каршында эшләүче “Ак - Чишмәнең ак калфаклары” түгәрәгенә йөрүче  үзенең китап укучыларын борынгыча матур итеп күңел ачарга дип утырмага җыйды.

    

 

Китапханәче утырмада  катнашучыларны кул эшләре күргәзмәсе, “Милләт язмышы хатын- кыз кулында” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, туган телебез сөйләм культурасы булганда, һәрберебез аны кулланганда гына, халкыбызның авыз иҗаты шул сөйләмдә киң урын алганда, милли йолаларыбыз, гореф - гадәтләребез, милли киемнәребез, милли ризыкларыбыз безнең тормышта тиешле урынын югалтмаганда гына, без үз телебез белән горурланганда гына туган телебез юкка чыгучы телләр исемлегенә кермәслеген билгеләп үтте, телебезне ничек саклап калырга, аны ничек үстерергә була, балаларны, оныкларны тәрбияләгәндә нәрсәләргә аеруча басым ясарга кирәклеген ассызыклап үтте. Чарада катнашучылар  үзләре алып килгән кул эшләрен башкарганда кара-каршы такмаклар, мәкальләр, әйтемнәр аша үзара аралаштылар, милли җырлырыбызны җырлап иркенләп күңел ачтылар. Утырмада онытылып килүче йон кату, киләп сару да башкарылды. Онытылып килүче  җырлы - биюле уеннарны башкардылар. Тәрбия баскычлары турындагы видеоязма белән таныштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, ак калфаклылар үзләре әзерләп алып килгән милли ризыкларыбыз белән сыйланып рәхәтләнеп ял итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X