Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
2025 ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Илебез Президенты юкка гына бу елны шулай атамагандыр. Ватан – ул Туган ил, туган җир, туган туфрак, туган йорт, синең әти-әниең, гаиләң, син үскән авыл. Аны саклау һәм иминлеген тәэмин итү – һәр ир-егетнең бурычы. Безнең барыбызның да тыныч һәм матур илдә яшисебез килә.
Махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларыбызга ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” патриотик акциясенә безнең Ашытбаш урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары да кушылды. Сыйныфыбыз белән махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбызның әниләренә ярдәм итәргә тырышабыз, кар күп яуганда, карлар көрәргә булышабыз. Матур теләкләребезне әйтеп, рәсемнәр ясап, солдатларга өчпочмаклы хатлар да яздык.
Патриотик акциягә кушылып, күңел җылысын кушып, барлык укучылар да әниләр белән бергә токмачлар кисеп алып килде, җылы носкилар әзерләдек, кош теле, чәкчәк кебек тәм-томнарны да күчтәнәч итеп юлладык. Мәктәптә солдат абыйларыбызга дип бик күп мендәрләр тектек. Без, укучылар, мендәр эченә тутырырга материалларны әзерләп торсак, укытучы апаларыбыз тегеп барды. Барлыгы кырыкка якын мендәр тегелде.
Безнең ихлас күңелдән ярдәм итүебез солдатларның тәннәрен генә түгел, йөрәкләрен дә җылытыр дип ышанабыз. Бу ярдәм солдатларга барып җитеп, аларны шатландырсын, барысына да өй җылысы бүләк итсен, сәламнәребез булып ирешсен. Барысының да туган якларына исән-сау кайтуларын телибез.
Раяз Ситдиков, Ашытбаш мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев