erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Хәйдәр Зәйнуллиннан кызыклы котлау

“Кызлар көне”нә карата кызларны кайнар котлап китү

     Кызлар көнендә кызларны котлаучылар күп, кемнәрнеңдер   кызларны котлауларын карый-карый көннең көндезендә котламый калынды, кичен котларга карар кылдык. 
   “Кызлар көне” көнкүрешкә кайчан килгән? Кем керткән? Кайчандыр күптән Копенгагендагы кызлар конференциясендә коммунист кыз Клара Кызлар көнен көнкүрешкә кертергә карар кылган. Карар күпмедер көннәр килеп киткәч кабулланган. 
   Кыш китүдән күбрәк, Кызлар көне килүен көтәбез. Күңелле көн! Кызлар көнендә күбебез  коллективларга көч куярга килмибез. Кемдер караватта, кемдер кайда кәрәзле кесә компьютерларына килгән күпләгән котлауларны караштырабыз, кемнәрнедер котлап куябыз. Кемнәрдер кунакка китә, кемнәргәдер кунаклар килә. Клубларда кызларны, кайнаналарны, киленнәрне, күпне күргән карчыкларны котлап күпләгән күңелле концертлар куела. Кызлар көн күргән күпчелек каралты – кураларда корпоративлар корыла, кызларны котлап компотлар, коньяклар күтәрәбез, кулларына керемнәр куелган конвертлар, коробкалы конфетлар, кирәкле көнкүреш кирәкләре куябыз (куйган кеше куя, куймаганы куймый).
    Кызлар көнендә кайбер кешеләр каралты – куралары кырыенда канаулар казырга керешәләр, кирәкмәгән карларны күчерәләр, котёлларын кысыбрак куялар.
     Кызлар көне киләрәк күктә кояшның көлүе күбәя.

Көнкүрешкә көтелгән көн-
Кызлар көне килә.
Күңелле көн киләсенә
Кояш күбрәк көлә.

Кояш кебек көлеп кенә
Көнкүрештә калыгыз.
Кайгыларны күрмәгез,
Картаюдан качыгыз.
                   
Корыч кебек куллар    кирәк
Кастрюль күтәрергә.
Калын кошелёк, керем кирәк
Кибетләргә керергә.

Киләчәктә керем, кешбэк
Картагызда күбәйсен.
Күңелле күренешләр
Киләчәктә күп килсен.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кызлар, “Кызлар көне”н көттегезме? 

Көттегез, көтәсез, көтәчәксез, киләсе кышлар киткәч “Кызлар көне”көне кабат килер. Каршыларбыз.
Кечерәк кенә күчтәнәч – котлауны күләмле котлау кебек   кабуллагыз.

     Кабат котлап Кәче коллективының кызлардан калган кешеләре.
                  КОТ-ЛЫЙ-БЫЗ!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X