erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Хезмәтенә тугры укытучы

Мин 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы, әниебез, Хәйруллина Тәскирә Мөхәммәтҗан кызы турында язарга булдым

Укытучы.....   Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, нәни  сабыйларны тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы ,белем дөньясына алып керүче,бала белән һәрчак янәшә атлаучы, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче һәм олы тормышка юл күрсәтүче,озатып калучы син ул – Укытучы .

Укытучы – ямьле май аенда 17 яшькә җитеп, алтын көзнең беренче иртәсендә кабат 7 гә төшкән әнә шундый изге һөнәр ул.
Укытучы һөнәре бик авыр,бик җаваплы,ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.Укытучы дигән бөек исемне  бар кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге,өмет,ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Мәктәп.  Бу үзенчәлекле дөнья, бу тату гаилә: укучылар,укытучылар,әти-әниләр. Монда укытучы әти-әнинең газиз баласын кулыннан алып, белем орлыкларын салучы, дөньяга карашларын киңәйтүче, киләчәк тормыш юлын күрсәтүче-олуг зат. Укытучы - ул иҗат кешесе, гел яңалыкка , кешеләр белән яхшы мөнәсәбәтләр булдырырга омтылучы шәхес.

 Мин 37 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы,әниебез, Хәйруллина Тәскирә Мөхәммәтҗан кызы турында язарга булдым.
Хәйруллина   Тәскирә   Мөхәммәтҗан кызы  1941 елның    17  декабрендә  Арча     районы    Апаз    авылында   туган.  Бу авыл челтерәп аккан чишмәләре, балыклы инешләре, камышлы сазлыклары,шау чәчәкле һәм җиләкле болыннары,мул иген үскән басу-кырлары белән дан тота. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Әтисе сугышта хәбәрсез югала, ул киткәндә нәни кызчык  әле тумаган да була. Аны әнисе ялгызы үстерә. Ул еллардагы авырлыкларны искә төшергәндә, әниебезнең күзләре  ирексездән  яшьләнә. Әтисенең фотосүрәтедә булмый ,чөнки әбиләре дини карчык була,рөхсәт бирми.Шулай итеп әни,әтисенең йөзен бөтенләй дә белми.Әнисе искиткеч тырыш,уңган хатын-кыз була.  Хуҗалыкны алып бара,бал кортлары тота,маллар ,кош-кортлар асрый,бәрәңге утырта.

  Әни 1949-1950   уку   елында   Апаз   җидееллык    мәктәбенә   укырга  керә. Мәктәпне «5» билгеләренә генә   тәмамлый.   Ә урта   белемне    Балтач  районы    Түбән   Кенә   мәктәбендә ала.  Мәктәп директоры   Бакый   ага Зыятдинов авыллардан белем алырга килгән укучыларны барлап,аларны аталарча кайгыртып  торган.
Туган җирен һәрвакыт ихлас яраткан,халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган,гасырлар кичсә дә кыйммәтен-асылын җуймаган,гореф-гадәтләренә,әдәбиятына, ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли,аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә,үзенең татар икәнен бар йөрәге белән сизеп яши.
  Шундый уй-фикерләр әнине Казан  Дәүләт Университетының татар теле һәм тарих филологиясе факультетына алып килә. Өч   курс укыганнан соң,әнисенә ярдәм итү максатыннан  читтән   торып укуга күчә,эшкә урнаша. Шул ук елны Балтач районы Карадуган урта мәктәбенә эшкә кайта. Бу районда биш ел эшли. Университетны    филолог   профессиясе дипломы алып тәмамлый.

1964 елда  Яңа Кенәр  егетенә кияүгә  чыга.  Шул елдан  лаеклы ялга киткәнче мәктәптә хезмәт куя. 
 Озак еллар башлангыч сыйныф укытучыларының завучы булып эшли. Шул елларда мәктәпнең башлангыч класс укытучылары белән  ТАССРның фәнни-тикшеренү  институты хезмәткәре Мәрям Җәләл кызы Ахиярова арасында уртак хезмәттәшлек башлана.Фәнни хезмәткәр башлангыч класс укытучылары белән берлектә татар балаларына рус теле укыту методикасы буенча эксперимент уздыра.Әлеге фәнни-гамәли эш нәтиҗәләре методик әсбаплар буларак дөнья күрә һәм республика буенча таратыла.Бу фәнни эшкә әнидән дә зур олеш кергән. Аның сөйләве буенча, Мәрьям Җәләл кызы эксперимент уздыру өчен озак вакытларга кайта торган булган.Ул куп вакытта Асия Сафи кызы Җиһаншина сыйныфында эшләгән һәм аларда яшәгән. Шунсын да әйтеп үтим,ул мәшһүр композитор Резеда Ахиярованың әнисе.

 Татар теле һәм әдәбияты дәресләре җитмәү сәбәпле, әни үзлегеннән немец телен өйрәнеп , шул телне  укыта. Татар мөхитендә яшәгән балаларны чит телгә өйрәтү,аларга ныклы белем бирү укытучыга зур җаваплылык ости.
 Шулайда,нинди генә фән укытучысын алсаң да,аларга таләпләр берүк кебек.
Беренче һәм иң мөхим таләп, минем уйлавымча, ул-үз эшеңне ярату. Әгәр кеше үз эшен яратмаса, аның эшләргә теләге булмаячак. Аңа ул канәгатьлек хисе китерми, теләмичә башкарган эшнең нәтиҗәсе дә булмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче мөһим таләпләрнең берсе, ул да булса, балаларны ярату. Ярату - кеше күңелен яктыртып торучы кояш ул. Әгәр укытучының үзеннән дә кешелеклелек сыйфатлары бөркелеп тормаса, балада шәфкатьлелек тәрбияләп булмас иде. Яратуны сизүгә, бала үзен бәхетле хис итә. Ярату-бала күңелен җайга салучы бердәнбер игелекле көч ул!

Ул вакытларда мәктәптә әти-әниләр “университеты”  оештырыла. Аның җитәкчесе итеп Хайруллина Тәскирә билгеләнә. Монда тынгысыз укытучы әти-әниләргә бала тәрбияләүдә үзенең киңәшләрен бирә.Белгәнебезчә,һәр ата-анага үзенең баласы иң уникаль, иң тәрбиялесе, иң акыллысы.Безнең әйләнә тирәбез гади генә тугел: безнең тормышта ак һәм кара сызыклар,җиңүләр һәм җиңелүләр бар. Балаларын шушы авырлыкларда югалып калмаска,аларны тиешенчә кабул итеп, килеп туган проблемаларны хәл итәргә өйрәтүче дә була ул.
Мәктәп тормышы белән беррәттән сәхнә тормышы да гөрләп бара. Яңа Кенәр укытучылар коллективы  районда озак еллар дәвамында үзенең концерт-спектакльләр оештыру осталыгы белән мактала.Коллектив елга 2-3 спектакль өйрәнеп,айлар буе шуны тирә-як авыл сәхнәләрендә халыкка тәкъдим итә.Авыл халкы укытучылар сәхнәләштергән спектакльләрне бик яратып карый. Тамашачыны ул үзенең моңлы тавышы белән җәлеп итә. 

Тәскирә Мөхәммәтҗан кызының тырышлыгы,нәтиҗәле хезмәте мәктәп дирекциясе, район мәгариф бүлегеннән югары бәяләнә. Аңа бирелгән мактау грамоталары бихисап күп, педагог-остаз исеменә дә лаек була.
Рузалия апа Насибуллинаның “Акланган өметләр” китабында шундый юллар бар: ”60-70 нче елларда мәктәп яңа педагогик кадрлар белән тәэмин ителә.Яшьләрнең кайберләре мәктәптә берничә ел гына эшләп китсә,күпчелеге бу уку йортында лаеклы ялга хәтле төпләнеп хезмәт куя.Хәбир Габдрахманов,Стелла Габдрахманова,Сөмбелә Нәҗипова,Тәскирә Хайруллина һәм башкалар тиз арада районда эш-хезмәтләре белән танылып,мәктәп горурлыгына әверелә.Чит телләр укытучысы Т.М.Хәйруллина “Халык  мәгарифе отличнигы”исеменә лаек була”.

 “Сайлаган һөнәренә тугрылык,балаларны ярату,өзлексез иҗади эзләнү-боларның барсыда Тәскирә Хәйруллинаның асыл сыйфатлары”, - дип искә ала аны хезмәттәшләре. “Белем дөньясында иркенләп,кызыксынып,яратып сәяхәт итте аның укучылары”, - дип тә өстиләр.
Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр.Чишмә башыбызда торучы,тәүге адымнарыбызны ясарга  ярдәм итүче кешенең шундый игелекле,изге җан булуы белән бәхетле без, диләр аның укучылары.

Лаеклы ялга киткәннән соң да,тик торуның ни икәнен белми язмамның герое,ул үзенең дини белемен арттыра. Мәчеткә  Ирек хәзрәт  дәресләренә йори. Ә аннан соң узе дә, зурлар һәм балалар төркеме туплап  укыта башлый. Менә шунда аңа педагогик осталыгы зур ярдәмгә килә.
"Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш", – дип әйтә иде әни.
“Мин чыннан да бик бәхетле”, - дип әйтә иде, ул. - "Сайлаган һөнәремә тугры калдым. Бар көчемне биреп эшләдем, ислам динен хөрмәт итеп яшәдем, матур гаилә кордым, балалар үстердем, оныклар сойдем, оныкчыкларымныда күрдем..." 

Әни 2022 нче елның ноябрь аенда  вафат булды. Исән булса, декабрь аенда аңа 82 яшь  булыр иде.Тыныч йокла,әниебез.

Ләйсән Хайруллина, Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X