erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңа Кенәр интернат мәктәбе юбилее

Яңа Кенәр мәктәп-интернатына-60 ел.

 

2020 елның 10 октябрендә районыбызда  урнашкан “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы дәвер эчендә әлеге мәктәп бик күп балаларның белем һәм тәрбия йортына әйләнде.  

 Мәктәп-интернат районыбыз тарихында аерым бер урын алып тора.  Аның тарихы 1959 елга, үзәге Яңа Кенәр авылы булган Тукай районы бетерелеп, Яңа Кенәр авылы Әтнәгә карый башлаган чорга барып тоташа. Шушы тарихның башлангычында РСФСРның атказанган укытучысы СССРның  мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны  Халитов Рәгыйб Усманович тора. 1941-1945 елларда  булган Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң дәһшәтле сугышларның берсе булды. Аяусыз  сугыш нәтиҗәсендә миллионлаган балалар ятим, хатын-кызлар тол калды, ата-аналар үзләренең газизләрен югалттылар.

 Сугыштан соңгы тормыш  бик җиңелләрдән булмый.  Ятим балаларның, балаларын ялгыз караучы аналарның хәлен җиңеләйтү максаты белән, 1956 елда КПССның XX съездында  Совет хөкүмәте мәктәп-интернатлар төзү турында карар кабул итә.  Мәктәп-интернатларга  иң беренче чиратта ятим калган, сугыш һәм хезмәт инвалидлары, пенсионер, ялгыз  аналарның балаларын кабул итәләр. Интернат-мәктәпләрдә балалар ашау, кием-салым, уку-кирәк яраклары белән тәэмин ителәләр. Кыска вакыт эчендә мәктәп-интернатлар халык ышанычын яулап алалар.

1959 елда  Тукай райоы бетерелеп, элекке  райком, исполком, райфо, НКВД  биналары бушап кала.  Шушы биналарны буш тотмас  һәм эшсез калган халыкны эшле итү өчен, 1959 елда ТАССР Мәгариф министрлыгында Яңа Кенәр авылында интернат-мәктәп төзү турында киңәшмә уздырыла. Бу киңәшмдә  мәгариф министры Мәхмүтов Мирза Исмәгыйль улы, Тукай районы исполком председателе Минушев Фатыйх Хәлил улы, Әтнә районы  мәгариф башлыгы Шәрипов Әхмәт Мәһәммәт улы һәм Кызыл Юл районы мәгариф бүлегенең Яңа Кенәр зонасы мәктәпләре буенча инспекторы  Хәлитов Рәгыйб Усман улы катнашалар.  Киңәшмәдән соң Яңа Кенәр авылында сигезъеллык интернат-мәктәп ачу турында карар чыгарыла.    

 Фото:райком бинасы

 

Мәктәп белән җитәкчелек итү эше Халитов Рәгыйб  Усман улына тапшырыла һәм аның җитәкчелегендә зур төзелеш эшләре башланып китә. Исполком, райком, НКВД зданиеләрендә киләчәк балаларны урнаштыру өчен урыннар хәзерләү эше башланып китә. Төзү материаллары, төрле кирәк –яракларны ташу ташу өчен  Күлле- Киме авылыннан шофер Әнәс абый ГАЗ-63 машинасы алып кайта. Пиломатериалларны җитәрлек күләмдә “Северный” совхозы Байкал авылы янында әзерләнгән 400 куб.метр нарат агачын комбинатка кайтарып бирә. Марий Эл республикасыннан җитмәгән пиломатериалга акча  күчереп, тагын 500 куб.метр пиломатериал алып кайтыла.Азык комбинатыннан әзер буралар сатып алынып,кер юу һәм киптерү эшен башкара торган биналар төзелә.

Бухгалтер функциясе  промкомбинат эшчесе Сафа абыйга, ә төзәтү, төзү эшләрен башкару Фәттерахман  абыйга тапшырыла. Районның иң актив укытучыларын сайлап алып, балалар туплау өчен  төрле районнарга һәм авылларга чыгарып  җибәрелә.

Бу вакытта завхоз хезмәтен башкаручы Самигуллин Мидхәт абый һәм кастелянша Габдрахманова Әнисә апа Казаннан яңа киләчәк балалар өчен кием-салым, урын-җир кирәк-яраклары  алып кайталар. Тик шулай да болар җитәрлек дәрәҗәдә булмый, өс-киемнәре, урын-җир, кроватьлар  проблемасы килеп чыга. Балаларның укулары,  урта мәктәп карамагында булган,  Шура авылыннан сүтеп алып килеп реконструкцияләнгән,  бинада  була. Райфо зданиесен вкытлыча ашханә итеп үзгәртеп, балаларны тукландыру шунда оештырыла. Ә исполком, райком, милиция зданиеләре йокы корпуслары  итеп үзгәртеп эшләнә. Су мәсьәләсен ат белән алып килеп  тә һәм хәзерге вакытта файдаланылышта булган коедан кулланып хәл итәләр. Интернат ишек алдында үз подстанциясе булса да, утны үзәк электролиниягә тоташтыралар.  

Коллектив үз көчен кызганмыйча эшли. Тик йокы корпусларының, ашханәнәнең, мәктәпнең, дирекциянең төрле урыннарда булуы кыенлыклар китереп чыгара.

Ниһаять, мәктәп балалар кабул итергә әзер була.13 майдан 10 октябрьгә кадәр вакыт эчендә, ягъни 5 ай эчендә, көнне-төнне белмичә эшләп, бердәм көч белән интернат – мәктәп ачылуга әзер була. 1960 елның 10 октябре интернат-мәктәп тарихында  зур бәйрәм –ачылу көне буларак кереп кала. Мәктәпкә республиканың 8 районыннан   120 бала җыйнала. Мәктәпкә, беренче чиратта, ятим балаларны һәм күп балалы гаиләләрдән кабул итәләр. Балалар төрле районнардан җыйналганлыктан, беренче елларда өлгереш түбән була. 

 Фото:ачылу тантанасы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1961-1963 елларда  промкомбинат урнашкан урында сигез класслы кирпеч мәктәп бинасы, хезмәт мастерское, ике катлы йокы корпусы, мунча  үсеп чыга.  Боларның барысына да   Халитов Рәгыйб Усмановичның  зур хезмәте керә. Алны-ялны белмичә эшли ул вакытта Рәгыйб абый. Аның җитәкчелегендә зур төзелеш эшләре алып барыла.Үз-үзенә гаять таләпчән , оста оештыручы җитәкче кулы астында укытучылар һәм тәрбиячеләр коллективы тиз арада мәктәпне алдынгылар рәтенә бастыра. Нәтиҗәдә, икенче уку елында ук интернат-мәктәп 100% өлгереш бирүгә ирешә.    Интернат - мәктәбендә балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен  өчен бөтен шартлар да тудырыла. Алар белемле һәм культуралы булып үсәләр, күп төрле хезмәткә өйрәнәләр.  

Халитов Рәгыйб Усман улы мәктәп белән  1960-1975 елларда җитәкчелек итә. Шушы чорда ул үзен таләпчән, гадел җитәкче  итеп таныта. Тәрбия булсынмы, укыту өлкәсе булсынма, үз кулы астына  эшен яратып, төгәл итеп башкарган педагоглар коллективы туплый ул. 

Мәктәпнең 1960-1970 еллар чыгарылыш укучылары арасында зур казанышларга ирешкән кешеләр дә бар. Мәсәлән, Люция Хәсәнова Татар Дәүләт филармониясе артисты була. Чыгышлары белән  Арча районы Байкал авылыннан булган бертуган Мәдъяровлар самбо буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешәләр. Укучылар арасында врач, тәрбияче, инженер һөнәрләрен үзләштерүчеләр дә бар.

Бүгенге көндә мәктәп-интернат  төрле районнардан җыелган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  149  бала  өчен белем һәм тәрбия бирә. Мәктәп белән тырыш, таләпчәп җитәкче Вәлиев Ленар Хәмбәл улы җитәкчелек итә. 

Мәктәп-интернатта укыту һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазландырылган логопед, педагог-психолог кабинетлары, компьютер классы, дүрт хезмәт остаханәсе бар.

 

 

Мәктәптә төп басым хезмәт дәресләренә һәм хезмәт тәрбиясенә ясала. Хезмәт дәресләрен укыту дүрт юнәлештә алып барыла.:тегү, агач эшкәртү, штукатур-маляр һәм авыл хуҗалыгы.

Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә махсус дефектологик белеме булган 45 педагог хезмәт куя.

Мәктәп-интернатта тудырылган шартлар һәм югары сыйфатлы укыту –тәрбия процессы мөстәкыйль тормышка һәм хәзерге җәмгыятькә яраклашканукучылар әзеләргә мөмкинлек бирә.

Хабибрахманова Мөслимә Рөстәм кызы, укыту буенча директор урынбасары.

Гайнуллина Алсу Фирдәвес кызы, тарих 

укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X