erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Янгынга каршы махсус режим

2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде.

 

 Янгынга каршы махсус  режим яңа ел бәйрәмнәрендә гомерләрне һәм сәламәтлекне, йорт-җирне, мал-мөлкәтне саклау максатыннан  билгеләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим вакытында  пиротехник эшләнмәләрне куллануга түбәндәге чикләүләр кертелә (хлопушкалар, бенгаль утлардан тыш):

500 метр читтә --  сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары объектларыннан.

50 метр ераклыкта --   торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп йөргән урыннар, автомобиль юлларыннан.

Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында дежурлар санын арттырырга кирәк.

Бина эчендә ялкынланучы пиротехник әйберләрне кулланырга ярамый.

Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрүдә җаваплы кешеләргә янгын куркынычсызлыгы буенча укулар уздырырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмнәр уздырыласы урыннарны янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә.

Бары тик сертификатлы гирляндалар гына кулланырга ярый.

Кибетләрне һәм базарларны, сәүдә нокталарын тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк. Бу хәвеф—хәтәрләр булмасын өчен эшләнә. Чөнки бәйрәм алды көннәрендә кибетләр һәм базарларда кеше күп була. Пиротехника әйберләре тиешле урыннарда гына сатылырга тиеш. Куркынычсызлык таләпләрен бозып, билгеләнгән урыннардан тыш пиротехника әйберләрен сату һәм саклауга юл куймаска кирәк.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызга да хәвеф-хәтәрсез Яңа ел бәйрәмнәре телибез! Узегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Янгын чыга калса, Арча янгын сүндерү бүлегенә 3-14-01, кәрәзле телефоннан 112 номерлары буенча шалтырырга кирәк.

 

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X