Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Язмам мәрхүм булган хезмәттәшләрем рухына дога булып барып ирешсен

    Кибетләр тарихы

    Яңа Кенәр авылында 1936 елга кадәр бер генә кибет була. Ул кибет Ермаков фамилияле байлар тарафыннан  кирпечтән салынган. Кибет әле дә эшли, азык товарлары сата. Бина бик яхшы хәлдә. Түбә калае да шул вакытта ябылган килеш. 1936 елдан соң барысы  өч кибет була. Калган икесе күчереп салынган иске, агач, кечкенә генә кибетләр. Бик авыр еллар, кибеттә сату өчен товарлар бик аз. Иртәгесен товар алу өчен кешеләр кичтән чиратта басып, төне буе туңып чират тора, товар җитмәү очраклары да була. Ашамлык товарлары һәм кием-салым да җитми. Барлык кешеләргә товарны җиткерү өчен такта чәйләр дүрткә бүленеп, башка төр товарлар да граммлап сатыла. Халык  алган товарны да бик  саклык белән тоткан, алдагы көнен уйлаган. Авылда яшәүчеләрнең тормышлары аеруча авыр була. Барлык төр эшләр кул хезмәте белән башкарыла, аларга акчалата түләү булмый, хезмәт көненә эшлиләр. Авыл кешеләре үзләре җитештергән, үстергән продукцияләрен сатып, кием-салым һәм башка төр товарлар сатып  алганнар.

    Тормыш хәлләре азрак уңайлана башлаганда, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сугыш еллары, сугыштан соң да әле ачлык, ялангачлык, хәерчелек хөкем сөрә.

    1954 еллардан соң гына Яңа Кенәр үзәгендә заманча төзелгән кибетләр калкып чыга башлый. 1967 елда яңа пекарня, 1970 елда ашханә бинасы салына. Агачтан салынган пекарня, ашханә биналары ныклап төзекләндерелеп, кибет итеп үзгәртелә. 1986 елда  ике катлы итеп зур кибет салына. Аның эченә дүрт сәүдә урыны урнаша. Бу кибет сельпо рәисе булып Азат Муллагалиев эшләгәндә төзелә. Бик кызганыч, җир җимертеп эшләп йөргән вакытта юл һәлакәтенә очрап, ул арабыздан вакытсыз мәңгелеккә китеп барды. Бу вакытта Яңа Кенәр үзәгендә генә дә сәүдә урыннары уникегә җитте. Халык телендә кибетләр, озак эшләгән кибет мөдирләре исемнәре белән аталып йөрде: Нурбаян, Ясминә, Нурия, Мөршидә, Кәүсәрия, Әлфия, Вәзыйх, Вениамин кибетләре. Алар мәрхүмнәр инде.

    Планнарны үтәү кибетчеләр өчен бик җиңел булмады. Атнаның өч-дүрт көнендә чыгып сатуларда булдылар.

    Яңа Кенәрдәге пекарня, ашханә, кибетләр сатылды, арендага бирелде. Исемнәре үзгәрсә дә, Ермаков бай һәм совет чорында төзелгән  кибетләр һаман хезмәт итә әле.

    Реклама

    СССР вакытында бәя арту юк иде. Прейскуранттагы бәя бөтен җиргә закон иде. Тимер эретеп ясалган товарларда бәя үзләрендә була иде. Мәсәлән, таба, казан, балта, чүкеч, келәшчә һ.б.  Аракы, тәмәке генә тиенгә артты.

    Ипи, шикәр комы бәяләре ел коры булса да бер үк сакланды. Арыш ипие 9 тиен, шикәр комы 80 тиен. 1991 ел башыннан  бәяләр кискен үсә башлады. Әле дә булса үсә, кая барып җитәр... 1,50 метрлы бер калай 900 сум. Элек иң аз пенсия – 35, югарысы 130 сум иде. Яңа Кенәрдә 22 оешма бар иде. Җитәкче белән сүзгә килсә, гариза яза да чыгып китә.  Иртәгесен үк икенчесенә барып керә. Ул азык комбинаты, яшелчә киптерү заводы, Промкомбинат, РТС, “Мехчы”да 2шәр сменалы эш оештырылган. Атнага бер ял. Яңа елда 1 гыйнварда гына. Чөнки план үтисе бар.

    Әлеге язмам мәрхүм булган хезмәттәшләрем рухына дога булып барып ирешсен.

    Габделбәр Сабиров.

     Яңа Кенәр

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: