erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Язмышлардан узмыш юк

Һәркемне үзенең гаилә тарихы кызыксындырадыр, дип уйлыйм мин.

Үзем дә әби-бабайлардан, әнидән күбрәк сорашасы, сөйләттерәсе калган, дип уфтанып куям.

Әнием сөйләвенчә, алар ун бала булган. Рәхимә әбием бик тырыш кеше иде. Ул озын гомер кичерде, 91 яшендә вафат булды. Бабам Исмәгыйль Иске Төрнәле авылыннан. Ул бер класс та укымаган, әмма укырга да, язарга да өйрәнгән, исәп-хисапны яхшы белгән. Атлар асраганнар, тыелган елларда да намазын калдырмаган.

Әбием Түбән Пошалымнан. 1921 елда алар гаилә корып яши башлыйлар. Ул елларда димләп өйләндерү гадәти хәл булса да, алар яратышып кавышканнар. Бабам утырткан юкә әле дә үсеп утыра. Сугыш башланганчы 7 ел колхоз рәисе булган. 1942 елда сугышка киткәндә кыйблага карап намаз укыган. Аллаһы Тәгалә саклап йөрткән үзен, исән-имин әйләнеп кайткан, әмма йөрәге янәшәсендә мина кыйпылчыгы белән. Аннан яңадан 7 ел колхоз рәисе булып  эшләгән, соңрак Тылаңгыр колхозына күчергәннәр.

Сугыш елларындагы ачлыктан Иске Төрнәле авылында да күп кешеләр үлә. Әбиемнең дә Гөлфәния исемле кызы, Нурмөхәммәт дигән улы вафат була. Соңрак Якуб, Зиннур дигәннәре дә үлә. Әнием дә шешенә башлый. Әби ничекләр түзгәндер бу хәлләргә? Әби фермада сарыклар карый, аларга урманнан юкә миллеге ташый. Урманга менгәч кайры сыдырып алып төшә, чабата үрергә өйрәнә.

Булган бар ашлыкны дәүләткә алып бетерәләр. Әмма бабам бер капчык ашлыкны яшереп калдыра. Аны он итеп тарттырып һәр гаиләгә җамаяк белән өләшә. Бер уч ашлык өчен төрмәгә яба торган елларда бу! Бабамны да алып китәләр. Шунда аңа Түбән Пошалымда колхоз рәисе булган Шамил Фатыйхов ярдәмгә килә, районга барып: “Ул мин биргән онны өләште”, – ди. Әйбәтрәк кешеләргә туры килгәндер инде, бабамны кайтаралар.

Әби балаларын да чабата үрергә өйрәтә, көн саен биш пар чабата үреп артельгә тапшыралар. Шуның өчен 200 грамм икмәк бирәләр. Үзләренең тырышлыклары белән генә исән калалар. Әбием кайчан гына ял итте икән? “Без йокыдан торганчы әни көндәлек чабатага җитәрлек юкә кабыгы алып төшеп куя иде”, – дип сөйләгән иде әни. Әле бит урманга керергә дә ярамый.

Минем үсмер вакыт. Әби 80 яшендә. “Печәнне үтереп чабасың!” – дип чалгысын да бирми иде, менә болай чабарга кирәк, дип өйрәтә иде.

Бабам Мәскәү янындагы сугышларда яралана, аны бер авылдашы күрә, хатында: “Исмәгыйль абыйны күрдем, ул үлде”, – дип яза. Ә ул 1945 елда Җиңү яулап кайта! Теге авылдашы күргәндә хәле авыр булгандыр инде.

Олы кызлары Әминә кияүгә чыгып Абхазия якларына китеп бара. Олы уллары Габделәхәт педучилищеда булачак язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә укый. Бик дус булалар, бергә шигырьләр иҗат итәләр. Габделәхәт абый шаян такмаклар сөйли. Аны югарыга “чагалар”. Бер миһербанлысы: “Улыңны яшер, бүген төнлә алып китәчәкләр”, – дип хәбәр бирә.

Габделәхәт абый качып диярлек Донбасс якларына китә, шахтага урнаша. Гаилә корып, шунда яшәп кала. Бабай балаларына: “Күзегез күрсен, колагыгыз ишетсен, телегез сөйләшмәсен!” –дип васыять әйтеп калдыра.

Икенче кызлары Мәдинә апаны ФЗОга укырга җибәрәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Костромага урман кисәргә кешеләр җыю башлана. Безнең районнан 400 эшче, аларга ашарга пешерү өчен дүрт хатын-кыз кирәк була. “Үз кызыңны да җибәрсәң, барабыз!” – диләр башка кызлар. 1950 елда әнием шулар белән  китеп бара. Бер ел да дүрт ай урман кискәндәге михнәтләрен язып кына бетерерлек түгел.

2000 елдан мин район, республика газеталарына яза башладым. Хәбәрче дигән даным таралды. Район газетасы редакциясендә эшләүчеләргә рәхмәт, хәбәрчебез килгән, дип, зурлап каршы алалар иде. Әнием өчен дә горурлык булды ул. “Кызым, сиңа әйтеп яздырасым килә”, – ди иде дә сөйли башлар иде. Минем дә бу дөньяда санаулы гына вакытта нәрсәдер эшләп  өлгерәсе, аңа тәмле ризыклар  пешереп ашатасы  килә. “Әни, син сөйлә, мин тыңлыйм!” – дия идем.

Әни вафат булганга да 12 ел узган. Әле менә ул сөйләгәннәрне теркәгән хәтер йомгагын “сүтеп” утырам.

Костромада урман кискәндә землянкада кыш чыга алар. Әле яңа гына сугыштан кайткан ир-егетләр урман кисә, 4 кыз бала аларга ашарга пешерә, юа, җыештыра. “Өчебез ашарга пешерә, беребез 4 чакрым ерак-лыктагы авылдан бер капчык ипине күтәреп алып кайта. Иң үзәккә үткәне – киемнәребез тузды, бик салкын кыш иде. Чи утынны яга алмый тилмерүләр...” Күпләр шунда үз ярын табып гаилә кора. Әнигә дә тәкъдим ясыйлар. Шунда Югары Пошалымнан Хаммат дигән егет яклап кала. Ул әниемә гашыйк була. Күрше авылга барып никах укыталар, бергә яши башлыйлар. Фотога төшеп авылга хат язып сала әни. Авылдагылар бер дә риза булмыйлар, фотоны ертып бер туганы җавап яза. Хат урман эчләрендә югалмыйча барып җитә. Бабай башта хат турында белми дә, белгәч бик каты ачулана: “Нурсабахка сүз әйтәсе булмагыз, исән булганына сөенегез!” – дип кисәтеп куя.

Сугыштан качып урманда яшәүчеләр, аларның кешеләрне талап үтерүләре турында хәбәр таралган була инде.

Ире Хаммат: “Синекеләр мине яратмады”, – дип, сүзгә дә киләләр. Ул арада кайтырга дигән хәбәр дә килә. Әни Иске Төрнәлегә, ире Югары Пошалымга кайтып китә. Әни йөккә узган була, әмма бу турыда әйтми. Горур кеше, туры сүзле иде ул. Йөклелекне өзү нияте белән поезддан сикерә, аягы сына, әмма туасы җан исән кала. Монда инде Исмәгыйль бабай әнине ачулана, кочаклап елый. Бергәләп үстерербез, дип юата. 1952 елның 12 маенда әни кыз бала таба. Үлгән кызы хөрмәтенә бабай Гөлфәния исеме куша. Бик ярата аны бабам. Тик аяусыз үлем балага 3 ай дигәндә бабамны мәңгелеккә алып китә. Аны Тылаңгыр авылы зиратына җирлиләр.

Гаиләгә тагын сынау. Туендыручысыз калгач әби баланы үзе карарга була, әнигә эшкә урнашырга куша.

(Дәвамы бар).

Гөлгенә Гыйниятова.

Югары Пошалым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X