erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Йөрәк 17дә

Укытучыма сокланып бетә алмыйм.

Мин үземнең укытучыма, элекке хезмәттәшемә сокланып бетә алмыйм. Ул һәр көнгә сөенеп яши белә. “Аның турында яз әле!” – дип әйтте миңа әни, шулай ук бергә эшләгән хезмәттәше Гөлнур Шамил кызы Зиннәтуллина.

Һәм мин язарга булдым. Ул – Арчаның 7нче мәктәбендә химия һәм биологиядән укыткан Руфина Салих кызы Гәрәева. Ә бит ул нинди яхшы әңгәмәдәшче дә! Мәктәптә завуч та булып эшләде. Ә нинди дәресләр алып барыр иде! 40 ел гомерен багышлады ул балаларга.

Яшь белгечләр булып алар ире белән Арчага Саба районыннан киләләр. Менә дигән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның үз гаиләләре.

Руфина Салиховна дөрес тормыш рәвеше алып бара. Ул үзе дә, балалары, улларының гаиләләре дә спорт белән тыгыз бәйләнгән. Руфина Салиховна менә дигән чаңгычы. Ул район һәм республика ярышларында катнашты һәм катнаша. Бүген дә чаңгыдан аерылмый.

Йөгерү, волейбол, баскетбол, көрәш – уллары Булат белән Айратның яраткан шөгыльләре. Булат Рәшитович – шулай ук минем укытучым, тормышын мәктәп һәм спорт белән бәйләде. Арчаның 7нче мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Булат Рәшитовичны яраталар һәм ихтирам итәләр.

Руфина Салиховна Флера Шакировна җитәкчелегендәге фольклор ансамбльгә дә йөри. Алар ансамбль белән Татарстанның күп кенә районнарында, шәһәрләрендә булдылар, җырлаулары белән тамашачыны куандырып торалар.

– Тормыш әнә шулай күңелле мәшәкатьләрдән дә тора, – дип сөйли Руфина Салиховна. – Кан басымың да онытыла, кайчакта үзеңне 17дә кебек хис итә башлыйсың.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Руфина Салиховнаның әйтергә ярата торган шигырь юллары да бар:

Минем арттан картлык эзләп килгән,

Ә ул мине өйдә тапмаган!

Гөлфия Сөнгатова,

Арчаның 7нче мәктәбе

инглиз теле укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X